Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кубокны матаклылар алды

Матак авылында Советлар Союзы Герое Семен Артемьевич Уганинның исемен мәңгеләштерү уңаеннан, ел саен билбау көрәше буенча ярышларда йөздән артык спортчы келәмгә чыга.

Быел әлеге регионара ярышлар тугызынчы мәртәбә үткәрелде. Турнирда катнашучылар геройның батырлыгы хакында тулы мәгълүмат алдылар. Гомумән, Матак авылы Советлар Союзы һәм Россия армиясе өчен күп офицерлар биргән. Урта мәктәп директоры, турнирның баш хөкемдары Виталий Мердеев әйтүенчә, бүгенге көндә Россия Кораллы көчләре сафларында утызлап офицер хезмәт итә. Генерал-лейтенант Валерий Кузнецов РФ Федераль иминлек хезмәтенең үзәк аппаратында эшли. Турнирга кунак булып кайтучылар арасында да зур званиедәге командирлар бар иде. Аларның барысы да төрле елларда шушы авыл мәктәбен тәмамлаган.

Чувашия Республикасының хәрби комиссары Юрий Барышов һәм ЧР Дәүләт Советы депутаты Николай Угаслов әлеге турнирны оештыручыларга якташыбыз, Советлар Союзы Герое Семен Уганинның исемен мәңгеләштерү өчен генә түгел, үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм алмашка Ватанның лаеклы сакчыларын әзерләү эшен югары дәрәҗәдә дәвам итүләре өчен дә рәхмәт белдерделәр.

Турнирда барлыгы 12 команда катнашты. Анда районыбыз командаларыннан тыш, күрше Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Яңа Чабаксардан да көрәшчеләр килгән иде. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары, үзе дә шушы авылда туып үскән Алексей Сарафанов: "Семен Уганин исемендәге кубокны дәгъвалау өчен ел саен 150 ләп көрәшче келәмгә чыга. Димәк, турнирның абруе арта бара. Хәзер безнең келәмнәрдә көрәшеп үскән егетләр арасында спорт осталыгына кандидатлар да бар. Геройның истәлегенә уздырылган чаралар аның рухына дога булып ирешсен иде",- диде.

Гомум командалар арасында 86 балл җыеп, келәм хуҗалары күчмә кубокны үзләрендә калдырдылар. 45 һәм 27 балл җыйган Шланга авылы һәм Яңа Чабаксар шәһәре командалары икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Үз үлчәү авырлыкларында чыгыш ясап призлы урыннар яулаган барлык көрәшчеләргә истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт