Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кубокны городищелылар яулады

Соңгы елларда районда спортны үстерү буенча күп эшләр башкарыла, төрле турнирлар, ярышлар еш үткәрелеп килә. 30 май көнне Чуваш Бизнәсе авылында республика "Сувар" газетасы кубогына мини-футбол буенча ярышлар үтүе дә моңа бер дәлил булып тора.

Турнирга кунаклар да бик күп кайткан иде. Алар арасында "Сувар" газетасының попечительләр советы рәисе Александр Саиткин, "Сувар" газетасы баш мөхәррире Константин Малышев, икътисад фәннәре кандидаты Валерий Казаков, Буа шәһәре һәм районы чуваш үзәге рәисе Владимир Ильин да бар иде. Мини-футбол буенча ярышларга Чуваш Бизнәсе авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче, "Юрам" компанияләр төркеме генераль директоры Александр Саиткин иганәчелек итте. Ярышларда 2003-2004-2005 елларда туган яшүсмерләрнең җыелма 18 командасы катнашты.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов турнирны ачып, Александр Саиткинга спорт чарасын үткәрүне оештыруда керткән өлеше өчен район башлыгының Рәхмәт Хатын тапшырды һәм яшь спортчыларга уңышлар теләде.

Турнирның әләмен күтәрү мини-футбол буенча зональ ярышлар призерлары булган Зур Аксу урта мәктәбе спортчыларына йөкләнде.

Реклама

Валерий Юманов, турнирның баш судьясы:

-Уеннар Олимпия системасы буенча алып барылачак, ягъни җиңелгән команда уеннан төшеп калачак. Шуңа да барлык командалар ике төркемгә бүленде. Әлбәттә, көчле команда уен барышында үзен күрсәтәчәк һәм кубокка лаек булачак. Мини-футбол буенча турнир беренче тапкыр гына биредә үткәрелә. Әмма моннан соң да традициягә кереп, киләчәктә ел саен үткәрелә башлар дип ышанам.

Уенны Чуваш Бизнәсе һәм Уби командалары спортчылары башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, һәр команда да уенга ныклап әзерләнгән иде һәм беренчелеккә, кубокны яулауга омтылды. Әмма ярыш булгач, аның җиңүчеләре дә була инде ул. Ярыш нәтиҗәләре буенча Городище урта мәктәбе командасы 1 урынны яулап, Кубокка лаек булды. Чуваш Бизнәсе командасы-2, Чуваш Чүпрәлесе командасы 3 урынны яулады. Чуваш Бизнәсе урта мәктәбе спортчысы Сергей Юманов иң яхшы уенчы дип табылды. Соңыннан барл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минифутбол