Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кубок Кайбычка китте

Үткән шимбә көнне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы кубогына һәм районыбызның танылган спортчысы , арабыздан бик яшьли китеп барган Ильдар Хәлиуллов истәлегенә районара хоккей ярышлары булды.

Турнирда Кайбыч, Кама Тамагы һәм Чүпрәле хоккей командалары көч сынашты. Уеннарны ачу тантанасында спортчыларны тәбрикләргә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков килде. "Арабыздан киткәненә дистә еллар вакыт узуга да карамастан, Илдар Хәлиулловның якты истәлеге күңелләрдә саклана. Замандашлары аны олылап спорт чаралары үткәрә, аның үрнәгендә яшь буынны тәрбияли. Бу бик мөһим һәм киләчәктә дә андый шәхесләрне онытырга ярамый",- диде район башлыгы. Аннан соң ул Илдарның улы Тимурга истәлек бүләге тапшырды. Хоккейчыларга матур уеннар теләп турнирны ачык, дип белдерде.

Район үзәгендәге боз мәйданчыгына беренчеләрдән булып Чүпрәле һәм Кайбыч районнары командалары чыкты. Уенның беренче минутларыннан ук кунаклар боз хуҗалары капкасына ташландылар. Биш минут үтәргә дә өлгермәде, Чүпрәле командасы һөҗүмчесенең ике минутлык штрафка чыгуыннан бик оста файдаланып, кайбычлылар исәпне дә ачтылар. Икенче период тәмамланганчы кунаклар көндәшләренең капкасына җавапсыз дүрт алка ташладылар. Өченче периодта безнең егетләр уенны саклап калу өчен тырышты. Нәтиҗәле һөҗүмнәр ясап бер- бер артлы өч алка суксалар да, кайбычлыларның осталыгы күз алдында иде шул. Алар тагын дүрт алка ташлап, гомуми исәпне 8:3 кә җиткерделәр. Шундый ук исәп белән Кайбыч районы хоккейчылары Кама Тамагы командасын да буйсындырды. Икенче һәм өченче урыннар өчен барган уенда якташларыбыз 5:3 исәбе белән Кама Тамагы уенчыларыннан өстен чыкты. Шулай итеп быел беренче мәртәбә Чүпрәле районы башлыгының күчмә кубогы читкә китте. Чүпрәле җыелма командасыннан Салават Мөшәрәпов номинация буенча "Иң яхшы һөҗүмче" призына лаек булды. Уеннарга Татарстан Республикасының хоккей федерациясеннән (Казан шәһәре) Александр Дудкин хөкемдарлык итте, аңа район әһәмиятендәге судья Илдус Мөшәрәпов ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: районы башлыгы кубогы Ильдар Хәлиуллов истәлегенә хоккей ярышлары