Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кубок Иске Чокалы командасында калды

12 апрель көнне, район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында урта мәктәп командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды.

Анда үз зоналарында җиңү яулап икенче этапка үткән алты команда мәгариф бүлегенең күчмә кубогына дәгъва кылдылар. Киеренке ярышлар нәтиҗәсеннән соң Иске Чокалы урта мәктәбе спортчылары (тренер Фәрит Садыйков) беренче урынга лаек булдылар һәм күчмә кубок, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Чүпрәленең беренче һәм Яңа Элмәле урта мәктәпләре командалары бүлеште. Кызлар арасында Иске Чүпрәленең беренче урта мәктәбе командасына тиңнәр булмады, икенче һәм өченче урыннарны Иске Чокалы һәм Зур Аксу урта мәктәпләре спортчылары яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол