Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кубок бездә калды

Соңгы елларда районда спортны үстерү буенча күп эшләр башкарыла, төрле турнирлар, ярышлар еш үткәрелеп килә. 19 январь көнне район үзәгендә алкалы хоккей буенча Илдар Хәлиулловның якты истәлегенә багышланган традицион турнир үткәрелү дә моңа бер дәлил булып тора.

Илдар Хәлиуллов районда спортның хоккей төренә нигез салучыларның берсе, кызганычка каршы, арабыздан иртә китте.

Ул көнне хоккейчыларга табигать тә теләктәшлек итте, күрәсең. Көн җылы, тыныч, матур иде. Иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгендә яңгыраган музыка спортны сөючеләрне, җанатарларны хоккей мәйданчыгына чакырды. Әйтергә кирәк, районда спорт төреннән, хоккейны аеруча үз итәләр. Моның шулай булуын хоккей мәйданчыгына җыелган тамашачыларның күплеге раслый. Олылар да, кечеләр дә ул көнне чүпрәлелеләр өчен җан атты.

Турнирны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов ачып, Илдар Хәлиуллов истәлегенә багышланган турнирның инде традициягә керүен әйтеп, элек еллардагы җиңелү белмәс хоккейчыларыбызның күркәм казанышларын дәвам иттерүче яшь буын спортчыларга җиңүләр, командаларга уңышлар теләде. Аннан соң Илдар Хәлиулловның улы Тимурга истәлек бүләге тапшырды.

Бозга беренчеләрдән булып Чүпрәле һәм Тәтеш районнарының җыелма командалары чыкты. Әйтергә кирәк, уенның беренче минутларыннан ук өстенлекне үз кулларына алырга омтылган спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, тәтешлеләрне 2:1 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Аннан соң боз мәйданчыгында Кама Тамагы һәм Тәтеш командалары уйнадылар. Кама Тамагы районының җыелма командасы тәтешлеләрне 4:2 исәбе белән отты. Өченче уенда исә чүпрәлелеләр каматамагылылар белән очрашып, аларны 5:3 исәбе белән отып, үзләренең көчлелекләрен тагын бер тапкыр расладылар. Соңыннан исә Кама Тамагы спортчылары Чүпрәле-2 (Городище) командасы белән уйнап, аларны 6:3 исәбе белән отты.

Уен нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле - I, Кама Тамагы - II, Тәтеш - III, Чүпрәле-2 (Городище) командасы IV урыннарны яуладылар. I, II, III урыннарны яулаган команда уенчылары район яшьләр эшләре һәм спорт комитеты тарафыннан әзерләнгән призлар белән бүләкләнделәр. I урынны яулаган Чүпрәле командасы кубокка, командалар тиешле дәрәҗәдәге Дипломнарга ия булдылар. Биредә Чүпрәле командасының хоккей буенча күчмә кубогын быел инде өченче тапкыр үзләрендә калдыруларын да әйтергә кирәк. Спортчы-хоккейчыларыбызга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт