Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Көрәшчеләр өчен “урак өсте”

Халкыбызның көтеп алган күркәм бәйрәмнәреннән берсе-Сабан туйга да аз гына вакыт калып бара. Мәйдан уртасына чыгып бил алышырга әзерләнүче көрәшчеләр өчен "урак өсте" башланды.

Кече Чынлы авылында милли татар-башкорт көрәш секциясен җитәкләүче Радик Низамовның әйтүенә караганда, көрәшчеләр командасын туплау эше дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә авылның яшь көрәшчеләре Буа районының Иске Суыксу авылында Татарстан Республикасының спорт остасы Рамил Җамалетдинов кубогына уздырылган 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында көч сынашканнар. Илназ Гобәйдуллин һәм Наил Низамов үз үлчәү авырлыкларында 1нче һәм 2нче урыннарны яулаганнар. Илмир Алимов, Даниф Сөләйманов һәм Алмаз Хәернасов өченче дәрәҗәле призга лаек булганнар. Гомум команда буенча да Кече Чынлы көрәшчеләре өченче урынны алып кайтканнар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт