Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Конкурс игълан ителде

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2013 елгы Универсиада ачылышы һәм ябу тантанасы һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем бирү буенча конкурс игълан итте.

Конкурсны оештыруда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы җаваплы.
Конкурс ике этапта узачак. Беренче тур 2013 елның 18-24 гыйнварында узачак. Аның кысаларында теләүчеләр электрон почта аша pr@tatar-inform.ru адресына "Конкурска" дигән тамга белән үз вариантын җибәрә ала.
Икенче этап 2013 елның 25-30 гыйнварында узачак һәм беренче тур нәтиҗәләре буенча "Татар-информ" МА сайтында ачык тавыш бирүдән гыйбарәт, анда һәркем тәкъдим ителгән берәр вариант өчен тавыш бирә алачак.
Конкурс нәтиҗәләре "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтларында тавыш бирү төгәлләнгәч билгеле булачак. Конкурста җиңүчегә стадион ачылышында кыйммәтле бүләк тапшырылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013

2
X