Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Командабыз Татарстан кубогын дәгъвалады

3-6 декабрь көннәрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә мини-футбол буенча ярышлар булып үтте.

Анда 1996-1997 елларда туган яшүсмерләр командалары көч сынашты. Шунысы игътибарга лаек, әлеге ярышка үз зоналарында җиңеп чыккан иң көчле 12 команда килгән иде. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче команданы тренер Ринат Сәлахов җитәкләде.

Футболчыларыбыздан Илнур Мөшәрәпов, Марсель Субаев, Алексей Одинцов, Илфат Алиуллов, Эмил Җәлалов, Айрат Мәүҗитов, Айназ Җәлалов, Таһир Низаметдинов, Фәнис Хәйруллин, Айзиль Аюпов, Булат Гафуров һәм Константин Киргизов мондый уңышка беренче мәртәбә ирештеләр. Әлбәттә, Болгар шәһәрендә дүрт көн дәвам иткән ярышлар бик кискен барды. Ахыргы нәтиҗәләр буенча безнең команда алтынчы урынны яулады. Моңа борчыласы юк, алда әле андый ярышлар тагын да булыр, иң мөһиме күңел күтәренкелеге булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минифутбол