Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Көчлеләрне келәм чакыра

Милли көрәшне үстерү һәм популярлаштыру, спорт осталыгын күтәрү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп 2013 елның 16 мартында, Шланга авылы мәдәният йортында татар-башкорт көрәше булачак.

Ул берничә мәртәбә район сабан туе батыры булган Рөстәм Гали улы Якупов призына 1995-2000 елларда туган яшүсмерләр арасында үтәчәк. Анда катнашу өчен 40, 43, 46, 50, 55, 60, 65, 70 килограммга кадәр һәм аннан да югары үлчәү авырлыгындагы егетләрне көрәшкә чакырабыз. Ярышлар 15.00 сәгатьтә башлана,- ди Шланга авылы авылы җирлеге башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарбашкорт көрәше