Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле техникум спортчылары 48 арасында сигезенче

14- 15 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия колледже республиканың һөнәри белем бирүче уку йортлары командаларын үзенә җыйды.

Республикада мондый олимпиадалар ел саен үткәрелеп тора. Быел да аны физкультураны камилләштерү буенча белем бирү учреждениеләренең директорлар советы, республика яшьләренең "Буревестник" физкультура- спорт җәмгыяте, республика физкультура укытучыларының методик берләшмәсе һәм Арча педагогия колледжы оештырды. Олимпиаданың беренче көнендә студентлар һәм укучылар физик тәрбиянең теориясе һәм методикасы, гомуми физик әзерлек буенча тест үттеләр. Икенче көнне спорт уеннарының техникасы буенча имтихан тоттылар һәм 4 х 500 эстафетада ярыштылар. -Безнең техникум данын Мария Скворцова, Елена Медведева, Раиль Сәлимҗанов һәм Илгиз Туктиев яклады. Гомумән алганда, спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясады. 48 команда арасында сигезенче урын бик үк начар түгел. Раиль Сәлимҗанов үзен физик яктан аеруча яхшы әзерлекле итеп күрсәтте. Бер минут эчендә 44 мәртәбә турникта тартылды һәм шул ук вакыт аралыгында 48 мәртәбә пресс күнегүе ясады. Әлмәт егетеннән аз гына калышып икенче урынга чыкты.Олимпиаданың беренче унлыгына кергән командалар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатлары белән бүләкләнделәр. Сүз уңаенда, бөтен ярышларда да катнашу өчен мөмкинлек тудыруы һәм һәр яклап ярдәм күрсәтүе өчен техникум директоры Рамил Әхмәтовка рәхмәт әйтәбез,- ди команда тренеры Илфак Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт техникум спортчылар