Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Келәм хуҗалары көчлерәк булды

9 май- Җиңү бәйрәме алдыннан Матак,15 февраль- Әфганстан сугышыннан безнең гаскәрләрне чыгарган көн уңаеннан Яңа Элмәле һәм февраль урталарында Городище урта мәктәпләрендә үткәрелгән турнирларны хәзер көрәшчеләр үзләре үк көтеп алалар. Әлеге турнирларның дәвамы булып Зур Аксу, Иске Кәкерле һәм соңгы берничә елда Шланга авылларында үткәрелеп килүче мондый көрәш ярышлары популярлаша...

-Зур Аксу авылы җирлеге башлыгы призларына дәгъва кылуда быел 15 команда катнашты. Келәмдә район көрәшчеләреннән тыш Ульяновск шәһәреннән һәм өлкәсеннән, Чабаксар шәһәреннән һәм Чувашия Республикасы районнарыннан да күп кенә яшь спортчылар килде. Ике зур келәмдә 150 гә якын көрәшче катнашындагы бәйге көн буе дәвам итте. Гомуми баллар буенча келәм хуҗалары командасы беренче урынга лаек булды,- ди турнирның баш хөкемдары Петр Рафиков. Үткән еллардагы турнирларда да уңышлы гына чыгыш ясаучы Ульяновск өлкәсе көрәшчеләре быел да көндәшләреннән өстенрәк чыктылар, икенче һәм өченче урыннарны да Зур Нагаткино һәм Тәтеш авыллары командалары яулады. Ирекле көрәш буенча район күләмендә үткән барлык турнирларда да катнашып призлы урыннар яулаган Зур Аксу авылының игезәк егетләре- Владимир һәм Александр Лахмистровларга районның спорт бүлеге начальнигы Ф. Ахметов Мактау Грамоталары тапшырды. -Алар ТР мәктәпләре укучылары арасында Мамадыш шәһәрендә үткән lХ спартакиада да катнашып район данын лаеклы якладылар,- ди Фәрит Исламетдинович. Яшьләрне спортка тарту һәм аларны Ватанга карата патриотик рухта тәрбияләү буенча районда зур эш алып барылганы өчен, үзендә канәгатьлек хисе тоюын "Тус" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов та яшермәде. -Рәхмәт оештыручыларга, безнең Чүпрәле яшьләре спортта гына түгел, яшәешнең барлык юнәлешләрендә дә дан яуласын,- диде ул. Ә иганәчелек итүнең бер өлешен "Чүпрәле коммуналь челтәрләре" директоры Рамил Хисамов үз өстенә алган. Элек елларда ул биредәге мәктәптә 9-10 сыйныфларны тәмамлаган икән. Ирекле көрәш белән шөгыльләнүче кызларыбыз да бар. Алар да ул көнне матур алымнар күрсәттеләр. Кызларны хәрби хезмәткә чакыру мәжбүри булмаса да, тормышта кыю, нык булу һич тә комачауламас. Ә теләге булган кызлар хәрби хезмәткә дә алынырга мөмкин. Монысы инде аерым кызлар колагына гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәт яшәү рәвеше