Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

10 апрельдә район үзәк хастаханәсенә табиб-эндокринологлар килә

10 апрельдә район үзәк хастаханәсенә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы бүлеге "Диабет белән көрәштә берләшик!" проекты кысаларында Казан шәһәреннән табиблар киләчәк.

Проектның җитәкчесе-Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, координаторы-региональ сәяси совет әгъзасы, "Урта- Идел буе нефть продуктлары торба үткәргеч транспорты идарәсе" җәмгыятенең генераль директор урынбасары Чингис Мәхмүтов.

Чараның максаты булып, шикәр даибеты авыру белән көрәштә берләшү, кисәтү һәм профилактикалау тора.

Әйтергә кирәк, әлеге проект "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы бүлеге тарафыннан 2007 елдан ук тормышка ашырыла. Моннан берничә ел элек район үзәгендә мондый чара үткәрелгән иде. Район халкына сәламәтлекләрен тикшерү белән беррәттән, бушлай кандагы шикәр күләмен үлчәү препаратлары-глюкометрлар тапшырылды.

Проект кысаларында 10 апрельдә Казан шәһәренең диабет үзәге белгечләре, эндокринолог-табиблары район халкын бушлай кабул итәчәк, анализлар алып, киңәшләрен, тәкъдимнәрен бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табибэндокринологлар