Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Искекәкерлеләр шашка-шахмат уйнады

Шушы көннәрдә Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында шашка һәм шахмат буенча авыл җирлеге башлыгы призларына традицион турнир үткәрелде.

Әлеге җирлектә спортның бу төрен яратучылар шактый. Мәдәният йорты директоры Рөстәм Фәткуллинның әйтүенә караганда, мондый турнирлар ун елдан артык инде үткәрелеп килә. Ул көнне мәдәният йорты чын мәгънәсендә зур бәйрәмне хәтерләтә. Анда авылның олысы- кечесе катнаша. -Иң мөһиме авылдашларыбызның активлыгында, ел саен уенчыларның арта баруында,- ди ул. Җирлек башлыгы Сәхәветдин Хөсәенов белән укытучы - пенсионер Наил Исхаков турнирның тиешле дәрәҗәдә үтүе өчен зур тырышлык куялар.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен призлар алалар һәм Грамоталар бирәләр. Быелгы уеннар районда спорт елы кысаларында, истә калырлык оештырылды. Биш сәгатькә кадәр сузылган киеренке ярышларда авыл чемпионнары да ачыкланды. Башлангыч сыйныфлар арасында, мәсәлән, шашка буенча Рәзил Фәткуллин белән Аяз Вәлиев беренче һәм икенче урыннарны бүлеште. Олыраклардан Адел Иматдинов белән Ильдан Шәрәфетдиновка тиңнәр булмады. Зур сыйныфта укучылар арасында Рәсим Фәткуллин, Рамил Рәкыйпов һәм Илсаф Сабирҗанов 1- 3 урыннарны алды. Үз яшьтәшләре арасында Илназ Миначев, Данил Гарифуллин һәм Илназ Хуҗиев призлы урыннар яулады.

Кызлардан Ильвина Исмәгыйлова, Әлфия Миначева һәм Лилия Хуҗиева җиңүче булды. Өлкәннәр дә сынатмады, татар Төкесе авылыннан Тәлгать һәм Шәүкәт Аббазовларга тиңнәр булмады. Шахматчылардан Адель Иматдинов белән Ильдан Шәрәфетдинов үзләрен иң көчле спортчылар итеп күрсәттеләр. Ә менә иң яшь шахматчылар арасында Илсаф Хәсәнов белән Фәрит Зарипов үзләренең матур уеннарын күрсәтеп лаеклы рәвештә барлык көндәшләреннән өстен чыктылар. Авыл яшьләре арасындагы ярыш Ранис Әзмуханов белән Фирзәр Сатдинов арасында аеруча кискен булды. Беренче, икенче урыннарны да алар бүлеште. Бөтен призерларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашкашахмат