Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Иске Кәкерле авылында Радик Алиев истәлегенә көрәш турниры узды

Районда игълан ителгән спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше кысаларында, Чүпрәленең иң оста көрәшчеләре Иске Кәкерле урта мәктәбенең спорт залына җыелды.

Биредә милли көрәшкә элек елларда да зур игътибар бирәләр иде. Авыл чирәмендә көрәшеп беренче чыныгуларын алган егетләр зур спортка юл ярдылар, республика һәм ил күләмендә танылган көрәшчеләрне дә үстерде әле ул Иске Кәкерле авылы. Хәзер монда авылдашлары Радик Алиев кубокларына һәм призларына район турниры үткәрә башладылар. Радик үзе дә көрәшче иде, Сабан туйларда бил алышып урыннар яулады. Ни кызганыч, язмыш берәүне дә аямый шул, юл фаҗигасендә аның чәчәк кебек гомере бик иртә өзелә.

Турнирда катнашу өчен йөздән артык спортчы килгән иде. Милли көрәш буенча район федерациясе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов ярышка килүче барлык спортчыларны һәм җанатарларны спорт бәйрәме белән котлады, әлеге авыл халкының милли көрәшне яратуын, монда бик өметле көрәшче егетләр үсүен ассызыклады. "Спорт яшь буынны көчле, рухи яктан нык булып үсәргә ярдәм итә. Спортта чыныккан егетләр хәрби хезмәттә дә, тыныч тормышта да югалып калмыйлар. Нәкъ шуларны истә тотып быел районда "Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше" елы дип игълан ителде. Барлык спортчыларга да гадел көрәш һәм лаеклы җиңү телим",- диде Ирек Вазыхович. Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов та көрәшчеләргә уңышлар теләде. Киеренке ярышлар көн буена сузылды. Җиңүгә ирешкән көрәшчеләр кубоклар, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Болардан тыш абсолют батырлар өчен өч тәкә дә бар иде. Аларны Иске Кәкерле авылы батыры Илнар Рәкыйпов, укучылар арасында Кече Чынлы урта мәктәбеннән Айдар Мохтаров һәм берничә мәртәбә район Сабан туе батыры булган Альберт мөшәрәпов яулады. Командалар арасында Кече Чынлы авылы көрәшчеләре- беренче, келәм хуҗалары икенче һәм өченче урынны Шланга авылы спортчылары алды. Үз үлчәү авырлыкларында: 35 кг. га кадәр- Әлфис Айзәтуллин (Кече чынлы), Алексей Еремеев (Яңа Элмәле), Владимир Чернов (Матак), 40 кг. га кадәр- Илназ Миначев (Иске Кәкерле), Николай Тяхин (Матак), Александр Акимов (Матак), 45 кг. га кадәр- Станислав Воробьев (Матак), Фәнил Нуртдинов (Шланга), Илназ Садретдинов (Татар Бизнәсе), 50 кг. га кадәр- Рәсим Фәткуллин (Иске Кәкерле), Раил Сәлимҗанов (техникум), Раил Камалов (Кече Чынлы), 55 кг. га кадәр- Рамил Камалов (Татар Бизнәсе), Ранис Фәткуллин (Иске Кәкерле), Илһам Сафин (Шланга), 60 кг. га кадәр- Илназ Сабитов (техникум), Даниф Сөләйманов (Кече Чынлы), Илсаф Җәлалов (Шланга), 65 кг. га кадәр- Фаил Бахтиев (Татар Бизнәсе), Илгиз Туктиев (техникум),Раил Кәлимуллин (техникум), 70 кг. га кадәр- Раил Камалов (Татар Бизнәсе), Алмаз Хөсәенов (Иске Кәкерле), илмир Шәйхаттаров (Иске Кәкерле), 70 кг. дан югары- Айдар Мохтаров (Кече Чынлы), Илнур Насретдинов (Иске Кәкерле), Айрат Идрисов (техникум), өлкәннәр- Раил Камараев (Иске Кәкерле), Илгиз Сафиуллов (кече Чынлы), Раил Солтанов (Шланга), 75 кг. га кадәр- Илнар Рәкыйпов (Иске Кәкерле), Рашат Низамов ((Шланга), Алмаз Хаернасов (Кече Чынлы), 85 кг. га кадәр- Динар Мөхәммәтҗанов (Шланга), Илнар Җәмдиханов (Кече Чынлы), Илмас Вәлиев (Кече Чынлы), 95 кг. га кадәр- Альберт Мөшәрәпов (Кече Чынлы), Фаик идиатуллин (Шланга), Данир Багаутдинов (Шланга), 95 кг. дан югары- Илмир Шакиров (Кече Чынлы) һәм Фаил Сәгъдиев (Кече Чынлы) беренче һәм өченче урыннарны яуладылар. Көрәшне оештыручылар Рөстәм Фәткуллин һәм Илдар Хөсәенов иганәчелек ярдәме күрсәткән авылдашлары Айрат Усмановка, Рамил Әсәдуллинга, Рәмис Фәткуллинга, Наил Шәйдуллинга һәм Айрат Иматдиновка рәхмәт белдерәләр.

Реклама

Фотоларны күбрәк http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6091-v-droghghanom-prochel-tradisionni-tyrnir-po-voleyboly-na-kybok-rifkata-ishakova.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш турниры