Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Иске Кәкерледә көрәш турниры узды

Иске Кәкерле авылында традицион бәйрәмгә әйләнгән татарча көрәш турниры үтте. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга багышланды.

Җомга намазыннан соң, мәктәпнең спорт залына җыелган авылның яшен- картын сәламләп, авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов элек елларда авыл һәм район күләмендә батыр калган спортчыларыбызны барлады, бүгенге яшьләргә аларның үрнәк икәнлеген билгеләп үтте.

Көрәш өч сәгатькә кадәр сузылды. Мәктәп укучылары арасында 35 кг. авырлыкта: Данис Әзмүханов-1, Илдан Шәрәфетдинов-2, Алмаз Төхвәтуллин-3; 40 кг авырлыкта Данир Әмирханов-1, Илназ Миначев-2, Ильяс Калимов-3 урынны яуладылар. 50 кг.га кадәр беренчелекне Рәсим белән Ранис Фаткуллиннар бүлеште.

Мәктәп укучылары арасында батыр өчен көрәш Илгиз Садретдинов һәм Айрат Идрисов арасында барды. Нәтиҗәдә Илгиз Садретдинов җиңү яулап, батыр исемен яулады һәм тәкә дә бүләккә аңа тапшырылды.

Авыл яшьләре арасында күпләргә таныш көрәшче Илмас Камкаев исә барлык көндәшләрен җиңеп, турнирның баш батыры исеменә лаек булды һәм көрәшнең төп бүләген -тәкә алды.

Бәйрәмгә төп иганәчелек ярдәмен Айрат Усманов, Фәргать Камкаев, Ирек Аймәтов күрсәтте. Алар ярдәме белән бүләкләр алынды, өстәлләр әзерләнде. Ә кич белән "Сәйдәш" төркеме, хатын-кызлар көне уңаеннан, бәйрәм концерты тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш