Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Иске Шәйморза урта мәктәбендә "Наркотикларсыз тормыш” айлыгы бара

Республика күләмендә "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган акция старт алды. Акциянең максаты психоактив матдәләр куллану, аңа карата тискәре караш тәрбияләү, наркотикларга бәйлелек барлыкка килүне кисәтү, үз-үзеңне тота белү, үз тәртибеңне үзең көйләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләрен үстерү; гаилә һәм әйләнә-тирә мохит тәрбиясе тирәлегендә яшүсмернең шәхесара мөнәсәбәтләрен җайга салуда ярдәм...

Бу җитди проблемага карата безнең Иске Шәйморза урта мәктәбе үз фикерен белдерде. Акция алдыннан мәктәптә укытучылар, методик берләшмәләр катнашында утырыш булып узды. Биредә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгын үткәрү планы каралды һәм расланды, укытучыларга әлеге айлык кысаларында үткәреләчәк чаралар турында хәбәр ителде, аларның планнары белән таныштырылды. Шулай ук тәрбия сәгатьләре үткәрү өчен "Наркомания турында барлык дөреслек", "Юк! - дип әйтергә өйрәнегез.", "Наркоманиянең афәте", "Без сәламәтлек өчен, без - бәхет өчен!" һәм башка бик күп төрле темалар тәкъдим ителде. Шушы көн үзәгенә куелган проблемаларны класс сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар бергә чишәргә тырыштылар. Мәктәп китапханәсендә И.Д. Мөһитова укучылар өчен "Без - сәламәт яшәү рәвеше яклы!" дип аталган темага китап күргәзмәсе оештырды. Башлангыч сыйныф укытучылары да бу проблемага карата үз фикерләрен җиткерделәр, алар укучылар белән "Алга, Малайлар һәм кызлар!" исеме астында спорт бәйрәме үткәрделәр. Физкультура укытучылары Р.Р.Насибуллов һәм И.Ф.Сафиуллов та үз чиратларында сәламәтлекне ныгыту максатыннан мини-футбол, волейбол, баскетбол, шахмат уеннары оештырдылар. Мөстәкыйль балалар (Самостоятельные дети) да "Наркотикларга каршы" проектын хупладылар. Алар төрле анкеталар, сораштырулыр үткәреп буклетлар таратып, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.Ә. Ибәтова җитәкчелегендә шушы ук темага карата укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен анкеталаштыру үткәрелде. Шулай ук мәктәп директоры И. Ә. Халитов та ата-аналар җыелышында да бу проблеманы алгы планга куйды. Укучыларның буш вакытлары булуга, ул аларны спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Шул уңайдан мәктәптә укучылар белән укытучылар арасында мини- футбол да оештырылды . Спорт белән дус кеше гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә. Ул үзе алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши. Ул тормышның ямен, гүзәллеген күрә белә, аннан ләззәт ала. Аның инде начар эшләр эшләргә, начар гадәтләргә вакыты да ихтыяҗы да калмый. Халык та юкка гына:"Хәрәкәттә-бәрәкәт", - дип әйтмәгән.Чыннан да спорт- начар гадәтләргә каршы бик көчле корал булып тора.Әти- әниләргә дә Илсур Әхмәтсафа улы : Гаилә һәм мәктәп бергә эшләгән вакытта һәм бердәм булган очракта гына яхшы һәм уңай нәтиҗәләргә ирешәбез, шуңа күрә һәрвакытта да аралашып яшик" дигән теләктә калды. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: көн кадагында торган әлеге проблема өстендә мәктәптә эш айлык вакында гына түгел, ә уку елы дәвамында да алып барылачак .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Наркотикларсыз тормыш” айлыгы