Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Иске Шәйморза урта мәктәп яны лагерында яллар күңелле үтә

Һәр ата-ана баласының җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтсен дип тели. Әлбәттә, әти-әниләр һәм мәктәп арасында тыгыз бәйләнеш оештырылган булса, бу үз нәтиҗәләрен бирә.

Иске Шәйморза урта мәктәбе янына килүгә үк, балаларның гына түгел, ата-аналарның да кәефләре күтәрелә. Әнә бер якта агачтан ясалган җил тегермәне сәлам бирә, матур итеп ясалган ат һәм олау күңелгә хуш килә, ә аллы-гөлле чәчәкләр белән ташлар арасыннан чыккан су фонтаны йөрәкне җилкендерә. Мәктәп тирә-ягы һәрвакыт чиста, бакчасында җиләк-җимеше, яшелчәсе үсә.

Агымдагы елда биредә балаларның җәйге ялы бик күңелле итеп оештырылды. Лагерьга йөргән балаларыбызны мәктәп директоры Илсур Халитов, лагерь җитәкчесе Лилия Сатдинова, тәрбиячеләре Гүзәлия Камалова белән Ләйсән Кәлимуллина шатланып каршы алалар, хәлләрен белешәләр.

Лагерь тормышы кызыклы вакыйгаларга бай. Төрле чаралар үткәрелә: сәламәт яшәү рәвешенә чакырган "Наркотиклар-үлем"; "Начар гадәтләр -зыянлы"; "Яшеллек-яшәү чыганагы"; "Күңелле зарядка"; "Маҗаралар иле" һ.б.лар. Мәдәният һәм сәнгать дөньясы да читтә калмаган: "Бөек Ватан сугышы башланган көн", "Авылым батырлары", "Үткәнне беләсеңме?", "Алло, без сәләтләрне эзлибез!" кебек бәйрәмнәр дә булып үтте. Балалар район үзәгендәге "Акчарлак" йөзү бассейнына йөрделәр, аннан искиткеч матур тойгылар белән кайттылар.

Без лагерьга йөрүче балаларның ата-аналары мәктәп директорына,лагерь җитәкчесе һәм тәрбиячеләренә рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә эшләрендә уңышлар телибез. Мәктәбебез гөрләп торсын, балаларның шат авазы тынмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2014