Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Иң көчлеләр турниры

Иске Кәкерле авылы җирлегендә менә берничә елдан бирле традицион рәвештә татар-башкорт көрәше буенча турнир үткәрелә. Агымдагы елда да әлеге традициягә тугры калып, авыл халкы мәктәпнең спорт залында көрәшне тамаша кылырга ашыкты.

Турнирны башлап, авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов: -Татар халкының батыр ир-егетләре элек-электән көрәштә көчләрен сынаганнар. Әлеге турнирларны үткәрү гореф-гадәтләребезне дә барлауга кайтып кала, моннан тыш, ел саен әлеге чарада катнашырга теләк белдергән көрәшчеләребезнең арта баруы да куанычлы күренеш,- дип белдерде һәм көрәшчеләргә уңышлар теләде.

Турнирда 50 ләп көрәшче катнашты. Көч сынашу яшь аермасына һәм үлчәү авырлыгына карап билгеләнде. Аларны баш судья, мәктәп директоры Наил Исхаков җитәкчелегендәге комиссия (Фәнис Хисаметдинов, Алимҗан Иматдинов, Илдар Хөсәенов) бәяләде. Шулай итеп, 35 кг. кадәр беренче җиңүче өчлек түбәндәгечә билгеләнде: Р.Алиев-I, И.Миначев-II, Д.Әмирханов-III; 45 кг. кадәр: Р.Фаткуллин-I, Р.Фаткуллин-II, Н.Сәлахов-III; 65 кг. кадәр: Р.Хөснетди-нов-I, И.Шәйхаттаров-II, И.Насретдинов-III; югары үлчәүләрдә: Р.Әзмүханов-I, И.Садертдинов-II, А.Идрисов-III.

Авыл яшьләре арасында 65 кг. кадәр үлчәү авырлыгында: Р.Камараев-I, Н.Вәлеев-II, З.Хәертдинов-III; 80 кг. кадәр: И.Рәкыйпов-I, И.Хәйретдинов-II, Р.Са-лихов-III; 90 кг. кадәр: И.Камкаев-I, И. Сәнатуллин-II, И.Салихов-III; югары үлчәүдә: А.Усманов-I, Э.Айметов-II. Раиль Камараев турнирда тиз һәм оста җиңүче дип табылды һәм аңа аерым бүләк тапшырылды.

Мәктәп укучылары арасында абсолют батыр исеменә Ранис Әзмүханов лаек булды һәм тәкә дә аңа бирелде. Авыл яшьләре арасында әлеге исемне күп тапкырлар Сабантуй бәйрәмнәренең көрәш җиңүчесе Айрат Усманов алды һәм, шулай ук, тәкә белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Әлеге бәйрәмнең оештыруда, иганәчелек итүдә Азат Усманов, Ирек Айметов, Альфат Җәлалов күп көч куйдылар. Мәдәният йортының тамаша залы кич дәвамында да тынмады, авыл халкы Ринат Рәхмәтуллинның өр-яңа концертын карап хозурланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт