Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Иммунизацияләү атналыгы булачак

Агымдагы елның 20 апреленнән 27 апрельгә кадәр Европа иммунизацияләү атнасы уза.

-Бары тик профилактик прививкалар гына балаларны полиомиелит, бума ютәл, дифтерия, столбняк, В гепатиты, туберкулез, эпидемик паротит һәм кызылча кебек авырулардан саклап кала ала. Әлеге авыруларның күпчелеге бала өчен үтә дә зур куркыныч тудыра, хәтта инвалидлыкка китерергә дә мөмкиннәр,-ди табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова.

Күп кенә әти-әниләрнең "бүгенге көндә бер генә авыру очрагы да теркәлмәгән чиргә каршы нигә инде вакцинация ясатырга кирәк" дигән борчулы сорауларын еш ишетергә туры килә. Чыннан да, кайбер авырулар бик сирәк очрыйлар, әмма балаларга вакытында вакцинация ясалмаган очракта әлеге чирләр яңадан баш калкыта башлау куркынычы зур, дип кисәтә белгечләр бу уңайдан.

Прививкалар микроблардан ясала яисә синтетик булалар. Прививкаларда микробларның бер өлеше яисә көчсезләндерелгән тере микробларның булуы әти-әниләрне куркыта. Алар прививка ясалганнан соң бала әлеге чир белән авырый башламасмы дип шикләнәләр. Прививкалар ясалган биологик материал җентекле тикшерү үтә, шуңа да приививка ясалганнан соң авырый башлау куркынычы юк дәрәҗәсендә дип тынычландыралар бу уңайдан белгечләр. "Вакциналар ясау өчен актив патоген микроблар кулланылмый, бары тик аларның фрагментлары яисә бик көчсезләндерелгән яки бөтенләй үтерелгән штаммалары гына алына",-ди Галина Егорова.

Барлык вакциналар да ясалганнан соң тән температурасы күтәрелүне, прививка ясалган урынның азрак авыртуын һәм кабарынкыланып торуын барлыкка китерәләр. Сирәк кенә баш авырту, хәлсезлек кебек билгеләр барлыкка килергә мөмкин.

Вакцинациянең вакыты аның нәтиҗәлелеген дә билгели. Бала чын микроб белән очрашканчы аның иммунитетын көчәйтү өчен вакцинацияне ясап өлгерергә кирәк. Шуңа да күп кенә привикаларны бала туганнан соң беренче сәгатьләрендә, беренче көннәрдә һәм беренче елында ясыйлар. Әгәр вакцинация ясауны сузып килсәң, соңга калуың да бар, дип кисәтәләр белгечләр.

-Бер вакцина икенчесе белән тәңгәл түгел, шуңа да табиб әйткән барлык прививкаларны да ясау мәслихәт. Югыйсә, бала организмында теге яисә бу авыруга каршы иммунитет барлыкка килмәячәк. Аннан соң прививкаларны ничә елга бер тапкыр кабатлап торырга кирәк, чөнки вакыт үткән саен организмның "иммун хәтере" көчсезләнергә мөмкин. Шуңа да табиб әйткән бер генә прививканы да ясатмый калмаска кирәк. Әгәр инде теге яки бу сәбәпләр аркасында прививка ясалмый калган икән, бу турыда табибка әйтергә кирәк,-дип киңәш итә Галина Егорова.

Прививкалар түләүсез нигездә ясала. Шуңа да, хөрмәтле райондашлар, мөмкинлектән файдаланып калырга тырышып, үз сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Үзебезне үзебез кайгыртмасак безне кем кайгыртыр соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка иммунизация