Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Фәнис Загреев кубогына хоккей турниры районда бишенче мәртәбә узды

Фәнис Загреев кубогына хоккей турниры быел бишенче мәртәбә үткәрелде. Анда Апас, Тәтеш һәм Чүпрәле районының ике командасы күчмә кубок һәм призлар өчен көч сынашты.

Спорт яратучы ир- егетләр өчен әлеге чара менә дигән бүләк булгандыр. Чөнки әлеге уеннарның Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелүе дә тикмәгә түгел. Стадионга килгән һәр ир- ат ачык саф һавада үзе яраткан команда өчен җат атты. Ә ул көнне чыннан да һава бик җылы иде. Шуңа күрә дә җанатарлар арасында хоккейны үз иткән хатын- кызлар, бала- чагалар да байтак иде. Гомумән, бу көнне район үзәге зур спорт бәйрәмен хәтерләтте. Турнирны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары айрат җәлалов ачты. Ул кыскача Фәнис Загреевның биографиясе белән таныштырды. Ә Фәнисне районда гына түгел, республиканың да, күрше өлкәләрнең дә спорт дөньясында яхшы хәтерлиләр.1992, 1993 һәм 1994 елларда ул Чүпрәле районы хоккейчыларының җыелма командасы составында уйнап, авыл районнары арасында республика чемпионы була. Районда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен оештыра. Автоавариягә юлыгып һәлак булганчыга кадәр ул район спортчыларының иң якын дусты һәм данлыклы тренеры да иде. Хоккей турниры башланыр алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Фәниснең улы Алмазга истәлек бүләге тапшырды, нык исәнлек һәм бәхетле озын гомер теләде. Элек елларда Фәнис Загреевның укучысы булган, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Илнур Насретдинов та яраткан тренерына ихтирам йөзенән аның улына хоккей кәшәкәсе бүләк итте, әтисе

кебек чын спортчы булып танылуын теләде. Турнирның барлык уеннарыннан соң Иске Чүпрәле авылының 1 номерлы командасы җиңүче дип билгеләнде. Апас һәм Тәтеш хоккейчылары икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләрне Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов тәбрикләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды. -Барлык командалар да эчтәлекле матур уен күрсәтте. Барыгызга да нык сәламәтлек, спорт уңышлары телим. Ә спортташ дустыгызны шулай олылап, искә алып турнирлар үткәрүегез бик күркәм традиция. Моны киләчәктә дә дәвам итегез,- диде Шәүкәт Әхмәтсафинович.

Апас командасыннан Илшат Абеев- "иң яхшы һөҗүмче", Чүпрәленең беренче командасыннан Алмаз Загреев- "иң яхшы сакчы" һәм Тәтештән Артур Хисаметдинов "иң яхшы капкачы", дип танылдылар.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5957-tyrnir-po-hokkyu-posvyachenni-pamyati-zagreva.html карый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей