Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Химия һәрвакытта да файдалы түгел

Һәр яңа карантин объектны регионга кертү экологик системаны начарайта, миллионлаган зыян сала, әлеге карантин чүп үләннәрен тамырыннан корыту өчен агу-химикатларның күпләп кулланылуына китерә.

Үткән гасырның урталарында Америкадан илебезгә кергән чүп үләне амброзия һәм бәрәңгедәге колорадо коңгызы әлләничә миллионлаган мәйданнарда үрчеп ята. Халык инде аллергия белән дә, бәрәңге уңышын 40 процентка кадәр киметүче коңгыз белән дә килеште.

Моннан тыш, илебезнең, шул исәптән республика территориясендә яңа карантин объектлар-корткычларның, чүп үләннәренең, үсемлек авыруларының барлыкка килүе авыл хуҗалыгында пестицидлар куллануны арттыруга китерәчәк. Ә пестицидлар агу булып саналалар. Үсемлекләрнең тамыр системасы аша әлеге агулар үстерелүче авыл хуҗалыгы продукция-сенә эләгәләр, ә аннан соң инде безнең өстәлләребездә урын алалар. Фән әлегә пестицид-агуларның кеше организмына тәэсирен тулысынча өйрәнеп бетмәгән. Шуңа да, беренче чиратта, Россия территориясенә карантин объектларның үтеп керүен кисәтү мәсьәләсе белән ныклап торып шөгыльләнү һәм шул уңайдан карантин фитосанитар контрольне көчәйтү таләп ителә. Бары тик шул очракта гына без киләчәктә өстәлләребездә экологик чиста продукция булачагына өмет итә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агулау