Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә оешма-предприятие хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшыра башладылар

"Акчарлак" бассейнында ГТО нормативларын тапшырдылар.

ГТО нормаларын тапшыру кире кайтарылды. Элеккеге буын вәкилләре аның төшенчәсе белән яхшы таныш. Кешеләрнең мөстәкыйль физик үсеше, аларның организмын ныгыту һәм аларга физкультура күнекмәләрен өйрәтү ГТО ның төп максаты булып тора.
Совет чорында ГТО комплексын тапшырмаган кеше юк иде. Бигрәк тә аны уку учреждениеләренә кайтару һәм мәктәпне тәмамлап чыкканда бердәм дәүләт имтиханнары балларына спортта ирешкән балларны да өстәү бик зур өтәргеч булыр һәм аның нәтиҗәләрен югары уку йортларына кергәндә исәпкә алу үзенең уңай якларын сиздерми калмас дип уйлыйм. Иң мөһиме бу башлангыч буш хыял гына булып калмасын иде. Чөнки балаларда һәм яшүсмерләрдә спортка карата мәхәббәт тәрбияләү нәкъ шуннан- беренче күнекмәләрдән башлана да инде. Дөрес, районыбызда бу нисбәттән күп төрле чаралар оештырыла. Елның һәр фасылында да спорт заллары буш тормый. Тик нигәдер кайбер яшьләрнең интернет, телевизор колына әйләнүләрен күреп күңел сызлана. Экраннарның кире тәэсирендә кайберләре аракыга, наркотикларга, уен автоматларына тартыла, гомерләр заяга уза. Шундый яшьләргә: "Менә дигән спорт корылмалары төзелде, бассейн эшли. Спорт белән шөгыльләнү кешене чыныктыра, ихтыяр көчен ныгыта, бетмәс- төкәнмәс шатлык хисе, аралашу бүләк итә. Әти- әниләр, балагызга дөрес юл күрсәтегез!",- дип әйтәсе килә. Әлбәттә, бөтен кеше дә зур спортчы була алмый. Аның өчен катлаулы юллар үтәргә кирәк. Ә ул мәктәп спорт залларыннан, спорт сарайларындагы күнегүләрдән башлана. Безнең буын вәкилләре спортны яратып үсте. Кыш көннәрендә чатма суыкларга да карамастан елга буйларында чаңгы шуулар нинди рәхәт иде бит, ә? Колак, борын өшегәнне дә сизмәдек. Футбол, волейболны һәр урамда уйнадылар. Бер төркем малайлар җыелышып турникта тартылу, гер күтәрү, йөгерү һәм сикерү буенча үзара ярышлар оештыра идек. Соңгы елларда ул гадәтләр бөтенләй онытылып та китте шикелле. Чынлап уйласаң, көндәлек физкультура белән шөгыльләнү ГТО ның нигезен тәшкил итә дә инде. "Акчарлак" йөзү бассейнында ГТО нормативларын тапшырырга килүчеләр арасында да шундый сүзләрне ишетергә туры килде. Ул көнне спорт мәктәбе, РОНО, үзенең бөтен тармаклары белән мәдәният бүлеге, Иске Чүпрәленең 1 һәм 2 номерлы урта мәктәпләре һәм муниципаль районның башкарма комитеты коллективлары районда беренчеләрдән булып зур имтихан тоттылар. 18 яшьтән 59 яшькә кадәрге хезмәткәрләр өчен ул чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Алдан расланган таләпләр буенча алар төрле күнегүләр ясадылар, барысы да ГТО нормативларында каралган вакыт эченә сыешырга тырыштылар."Беренче коймак төерле була" дигән әйтем бар. Бәлки әлегә барысы да алар теләгәнчә барып та чыкмагандыр, шулай да гомуми нәтиҗәләр бик үк начар булмады. Үзе дә барлык нормативларны уңышлы үтәгән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов хезмәт коллективларының активлыгын югары бәяләде һәм шул ук тәртиптә башка оешмаларның да ГТО нормативларын тапшырачагын әйтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО нормалары