Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Җилдәй җитез өлкәннәр

17 апрель көнне район үзәгендә пенсионерларның III республика Спартакиадасының беренче этабы үткәрелде. Анда өлкән яшьтәге кешеләр спортның берничә төрендә көч сынашты

Республика пенсионерлары арасында мондый Спартакиада өченче мәртәбә уза. Быелгысы аның Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлана. Спартакиаданың финалы 27 апрель көнне Казан шәһәренең "Олимп" спорт комплексында үтәчәк. Бәйге программасы буенча пенсионерлар өстәл теннисы, дартс, гомуми әзерлек, 25 метрлы дистанциядә йөзү, "Күңелле стартлар" эстафетасы, ирләр-800 һәм хатын-кызлар 400 метрлы дистанцияләрдә ярышырга тиеш. Районның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты җитәкчесе Фәрит Ахметов үткән елларда да пенсионерларыбызның республика ярышларында актив катнашып уңышлы чыгыш ясауларын искәртте. Димәк, аның быелгысында да сынатасы түгел иде. Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң җитез пенсионерлар сайлап алынды һәм алар республика күләмендә районыбыз данын яклаячак. Команда составына түбәндәге спортчылар кертелде; җиңел атлетика буенча Җәүдәт Мөдәрисов (Яңа Чүпрәле), Галина Матросова (Алешкин-Саплык), Зоя Кузнецова (Чуваш Чүпрәлесе), Шәүкәт Алимов һәм Равиль Шәкуров (район үзәгеннән), өстәл теннисында Александр Бушуев (Городище) һәм Рөстәм Рәхмәтуллин (Иске Чүпрәле), дартс буенча Дамир Алимов (Иске Чүпрәле) һәм Галина Матросова (Алешкин-Саплык), йөзү буенча Вазыйх Сатдинов һәм Роза Нәсибуллина (Иске Чүпрәле авылыннан). Әлеге пенсионерлар ярыш пьедесталының иң югары баскычына ия булдылар һәм аларга район башлыгы вазифасын башкаручы Алексей Сарафанов, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Фәрит Ахметов имзалаган дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсионерларның район Спартакиадасында