Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Футбол буенча район чемпионнары

Май аеның икенче декадасында Яңа Элмәле урта мәктәбе стадионында үз кустларында җиңү яулаган командалар арасында футбол буенча район беренчелегенә ярышлар үтте.

Биредә алты команда: 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Зур Чынлы, Матак, Хороновар-Шигали һәм Яңа Элмәле урта мәктәпләре командалары көч сынашты. Уен әйләнә төрендә барды. Ярымфиналга 4 команда чыкты. Биредә 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы-lll (тренеры Альфик Миңнебаев), Яңа Элмәле-ll (тренеры Владимир Мискин), 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы l урынны (тренеры Роберт Азизов) яулады. Алмаз Самерханов, Нияз Баһаутдинов, Богдан Ахметов, Таһир Низаметдинов, Илнур Баһаутдинов (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Алмаз Шәкүров, Алмаз Мавзютов, Диас Җәлалов, Линар Акберов, Константин Киргизов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Василий Симулин, Саша Мискин, Геннадий Карсаков, Алексей Лянкин, Алеша Еремеев (Яңа Элмәле урта мәктәбе) иң яхшы уенчылар дип табылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпләрдә футбол ярышлары