Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә Фәнис Загреев кубогына хоккей турниры узды

Ел саен үткәрелеп килүче әлеге турнир быел Ватанны саклаучылар бәйрәменә туры килде.

Спорт яратучы ир- егетләр өчен әлеге чара менә дигән бүләк булгандыр. Чөнки һава торышы чагыштырмача салкынчарак торуга да карамастан, үзәк стадиондагы халыкның күпчелеген җанатар яшүсмерләр һәм ир- егетләр тәшкил итте. Быелгы турнирны ачуга Казан шәһәреннән Татарстан Республикасының хоккей федерациясе башкарма директоры, Россия Федерациясенең спорт остасы һәм "Ак Барс" командасы составында Россия чемпионы булган Кирилл Голубев һәм аның урынбасары, легендар хоккейчы Сергей Закамский да килгән иде. Турнирга мондый кунакларның кайтуы үзе үк Фәнис Загреевның никадәр авторитетлы спортчы булуы хакында сөйли. 1992, 1993 һәм 1994 елларда ул Чүпрәле районы хоккейчыларының җыелма командасы составында уйнап, авыл районнары арасында республика чемпионы була. Районда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен оештыра. Автоавариягә юлыгып һәлак булганчыга кадәр ул район спортчыларының иң якын дусты һәм ихтирамлы тренеры иде. Хоккей турниры башланыр алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Фәниснең тормыш иптәше Эльвирага истәлек бүләге тапшырды, нык исәнлек һәм бәхетле озын гомер теләде. Турнирның барлык уеннарыннан соң Иске Чүпрәле авылының 1 номерлы командасы җиңүче дип билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей