Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Фәнис Загреев кубогына

Районның спорт яратучылары Фәнис Загреевны яхшы беләләр. Авыл районнары арасында алкалы хоккей һәм футбол буенча республика чемпионы булган, райондагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә нигез салган шәхес буларак та, аның исеме спорт белән яшәүчеләр күңелендә саклана.

Спорт белән җимертеп яшәгән, теләсә нинди ярышларда команданы туплап бары тик җиңүгә рухландыра белгән спортчының арабызда юклыгына әле дә ышанасы килми. Район данын тиешле югарылыкка күтәрүгә үзенең бөтен барлыгын биргән Фәнисне күзаллаганда, аның белән бергә автоавариядә һәлак булган Марат Сәлаховны да искә алабыз. Әле районыбыз спортын үстерү өчен бик күп хезмәт куярга тиешле Илдар Хәлиулловны һәм спорт елъязмасында якты эз калдырган Саяр Абязовны без һәрчак юксынабыз, аларның юклыгын тоябыз. Дөрес, районыбызның лачындай улларын халык та онытмый, кыска гына гомер яшәп тә, үзләреннән соң сагынып сөйләрлек матур эшләр калдырган егетләрнең исемнәрен күңелдән сызып ташларга мөмкин дә түгел. Шушы максаттан район хакимияте дә махсус карарлар чыгарып, аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен күчмә кубоклар булдырды. Хәзер һәр елны Бөек Ватан сугышында җиңү көне уңаеннан Марат Сәлахов кубогына футбол ярышлары уза. Турнирда, гадәттәгечә, Татарстанның күрше районнары, Чувашия һәм Ульяновск шәһәре футболчылары да катнаша. Февраль урталарында Фәнис Загреев кубогына алкалы хоккей буенча турнир үткәрелә.

Реклама

Турнирны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов та катнашты. Тимур Дмитриевич турнирга килгән командаларны һәм җанатарларны тәбрикләп, турнирның чын мәгънәсендә спорт бәйрәме төсендә үтүен теләде. Фәниснең тормыш иптәше Эльвира ханыма һәм улы Алмазга истәлек бүләге тапшырды. Алмаз да әтисе кебек үк спорт белән шөгыльләнә, хоккей буенча район җыелма командасының иң оста һөҗүмчесе дә әле ул. Турнир уеннарына килгәндә апаслылар Тәтеш командасын 4:1 исәбе белән тар-мар итте, ә боз хуҗалары Кама Тамагы хоккейчыларыннан өстен чыкты. Финалда исә якташларыбыз Апас спортчылары белән көч сынашты. Уенга анализ ясаганда, ике команданың да көчләре тигез булуын әйтәсе килә. Уен ахырында гына кунаклар капкасына кергән алка барысын да хәл итте. Кубок янә боз хуҗаларында калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт