Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

“Бердәм Россия” партиясенә кандидатлар һәм сайлаучылар арасында Чүпрәледә мини футбол узды

Россия көне уңаеннан "Бердәм Россия" партиясенә кандидатлар һәм сайлаучылар арасында мини футбол буенча иптәшләрчә очрашу булды.

Район үзәгендәге "Акчарлак" йөзү бассейны артындагы универсаль мәйданчыкта иртәнге якта музыка тавышлары ишетелеп торды. Тамашачылар бәйрәм матчын карарга бирегә ашыкты. Командаларны һәм спорт сөючеләрне котларга Чүпрәле муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов килде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. Исегезгә төшерәбез, әлеге уен "Бердәм Россия" партиясе эчендәге тавыш бирүләрнең тәмамлануына һәм Россия көнен билгеләп үтү кысаларында оештырылган иде. Мини футболда һәр командадан бишәр уенчы катнашты. Төп вакыт 3:3 исәбе белән тәмамланды һәм хөкемдар Ринат Сәлахов өстәмә тайм билгеләде. Ул вакыт эчендә дә исәп үзгәрмәгәч, "Дусллык" җиңде дип уенга нәтиҗә ясадылар. Һәм кубокны да ике команда капитаны күтәрде. Барлык уенчыларга "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы региональ бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның һәм әлеге партиянең җирле бүлекчәсе Секретаре Александр Шадриковның дипломнары һәм Мактау Грамоталары тапшырылды. -Футбол безнең яраткан уеныбыз гына түгел, ул спортны алга этәрүче уен төрләреннән дә санала. Район Советы депутатлары футболны, гомумән спортны үстерү өчен зур көч куялар,- ди уенда катнашучы Алексей Сарафанов. Рәсемдә: уен тәмамлангач истәлеккә дип, бергәләшеп фоторәсемгә дә төштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минифутбол “Бердәм Россия” партиясенә кандидатлар