Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәлеләр финал ярышларына чыкты

1-3 ноябрь көннәрендә, Кама Тамагы районында 1998-1999, 2000- 2001 һәм 2002- 2003 нче елгы укучылар арасында мини- футбол буенча республиканың зона ярышлары узды.

Ярышта Апас, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән командалары үзара көч сынашты. Казан шәһәреннән килгән югары категорияле хөкемдарлар күзәтчелеге астында узган уеннар матур һәм нәтиҗәле булды. Искәртеп үтик, ярышка республиканың Иделаръягына керүче һәр районнан яшь категорияләре буенча өчәр команда килгән иде. Өч көн дәвамында барган көрәштән соң районыбыз данын яклаучы 13- 14 яшьлек яшүсмерләребез беренче урынны яулады. - Оста уен күрсәтеп барлык көндәшләрне дә буйсындырган команда составында Илназ Вәлиуллов (капитан), Илсаф Хәйруллин, Нияз Вәлиуллин, Данил Шадриков, Марсель Җәлалов, Рәсим Алиуллов, Михаил Битяков һәм Ильяс Нуруллов бар иде. Хәзер аларны 2- 4 декабрьдә Болгар шәһәрчегендә үтәчәк республиканың финал ярышлары көтә. 11- 12 яшьлекләр арасында исә безнекеләр өченче булды һәм 15- 16 яшьлек егетләребез дүртенче урын белән чикләнде. Алда тагын да җитдирәк сынаулар тора, җиңүче командабызга (тренеры Ринат Сәлахов) уңышлар телибез,- ди спорт мәктәбе директоры Николай Хрисанов. Призлы урыннар яулаган командалар Татарстан Республикасы Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгының кубоклары һәм медальләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минифутбол