Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәлеле Рамил Айзәтуллов Урал чемпионы һәм спорт мастеры булды

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел генә Пермь шәһәрендә "Урал Кубогы" дип исемләнгән татар- башкорт көрәше буенча бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда Россиянең җиде регионыннан иң көчле спортчылар келәм тоткан.

Шунысы куанычлы, әлеге турнирда республикабыз көрәшчеләренә тиңнәр булмаган. Спортчыларыбыз олылар арасында- беренче һәм яшьләр арасында икенче урынны алган. Егерме елга якын үткәрелеп килүче бу бәйгенең дәрәҗәсе дә югары. Әлеге ярышлар Россия спорт министрлыгының бердәм ярышлар календаренә кертелгән һәм ул мастерлык статусына ия. Ягъни олылар арасында чемпион калган егетләр - Россиянең спорт остасы, ә яшьләр арасында җиңүчеләр спорт остасы исеменә кандидат дәрәҗәсенә ия була икән. Олылар арасында көрәшеп дүрт татарстанлы алтын медальгә лаек булган. Шулар арасында якташыбыз, өч мәртәбә районыбыз Сабан туе батыры исемен яулаган Кече Чынлы авылы егете Рамил Айзәтуллов та бар. Үткән елгы сабан туенда да абсолют батырга тиешле символик тәкәне аның җилкәсенә куйганнар иде. Татар- башкорт көрәше буенча Россиянең спорт мастеры исемен алган якташыбыз Казан дәүләт аграр университетында укыды, бүгенге көндә "Ак Барс" Көрәш сараенда шөгыльләнә. Барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр иткән Рамил финалда Башкортстан чемпионы белән бил алышырга тиеш була. 100 килограммнан артык авырлыктагы нык егетләр бер- берсенә тиз генә бирешергә теләми. Башта баллар буенча исәп бергә- бер була, аннан соң акрынлап өстенлек Рамил ягына күчә. Билгеләнгән вакыт тәмамланганда якташыбыз 6:1 исәбе белән тулы җиңүгә ирешеп үз авырлыгында чемпион исемен яулый һәм спорт мастеры нормасын үти. Афәрин, Рамил!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш Россия чемпионы