Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Бөтенроссия физкультурачылар көненә Чүпрәледә зур спорт бәйрәме узачак

9 августта Бөтенроссия физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Ул көнне Чүпрәледә күптөрле спорт чаралары узачак:

-Сабантуй мәйданында пенсионерлар өчен спорт-күңел ачу чаралары.

-Авыл җирлекләре арасында мини-футбол ярышлары;

-Район предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары;

-Мәктәпләр, шулай ук, оешма хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар.

Теләкләре булганнар бу көнне ГТО нормалары тапшыра алалар. Ярышлар "Акчарлак" бассейнында һәм шул тирәдәге спорт мәйданчыгында узачак. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләрне бүләкләр көтә. Спорт бәйрәме 9.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Бөтенроссия физкультурачылар көне