Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе кубогына волейбол ярышлары узды

Шушы көннәрдә халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район оешмалары һәм җирле үзидарә командалары арасында волейбол ярышлары үткәрелде. Анда унлап команда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе кубогы өчен көч сынашты.

Традицион ярышлар 1 номерлы Иске Чүпрәле урта һәм балалар спорт мәктәпләре спорт залларында узды. Спортчыларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Шадриков тәбрикләде, бәйрәм белән котлады. -Сәламәт яшәү өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Спортчыларның сафын тулыландыру өчен тагын да күберәк райондашларыбызны җәлеп итә алсак бик яхшы булыр иде,- ди Александр Валерьевич. Көн буена сузылган киеренке ярышлардан соң җийүчеләр дә билгеле булды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы һәр елдагыча матур уен күрсәтте һәм уеннарның финал өлешендә район хакимияте командасын отып Күчмә кубокны яулады.

Өченче урын өчен Иске Чокалы белән Иске Шәйморза авыллары командалары очрашты. Бу командалар һәр елны диярлек призлы урыннар өчен көрәшә. Соңгы елларда аларның осталыклары да шактый арткан, командага бик җитез һәм талантлы яшь спортчылар килгән. Шулай да Иске Чокалы егетләре уенны үз кулларында тотарга тырыштылар һәм өстенлеккә дә ирештеләр. Призлы урыннар яулаган командаларга Аллександр Валерьевич Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Рәсемдә: соңыннан җиңүче командалар бергәләшеп фоторәсемгә дә төштеләр.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/7606-v-droghghanom-prochel-yurnir-na-kybok-parii-edinya-rossya.html адресы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол “Бердәм Россия” партияс