Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә спорт мәйданчыклары ачылды

Быелдан башлап, Чүпрәленең барлык яшьләре махсус спорт мәйданчыкларында: туп куа, волейбол, баскетбол, теннис уеннары уйный, ә кышын хоккейда көч сынаша ала. Әлеге мөмкинлек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Бердәм Россия" партиясенең республика региональ бүлеге инициативасы белән Икътисад министрлыгы аша тормышка ашырыла.

Массакүләм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру, яшүсмерләр һәм балалар арасында сәламәт тормыш рәвешен алып баруны популярлаштыру максатыннан республикада 2014 елда 340,5 миллион сум 152 спорт мәйданчыгы төзелеше өчен бүлеп бирелгән. Программа тормышка ашырылу елларында мондый мәйданчыкларның саны 300гә җитәчәк. Шуның җидесе Чүпрәледә булачак.

Бөтенроссия Физкультурачылар көне кысаларында чүпрәлеләргә шундый ике спорт мәйданчыкларының ачылу тантанасында катнашу бәхете елмайды. Районда яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин һәм Рәшит Гафиятуллин килделәр.

Беренче булып күпфатирлы йортлар арасындагы спорт мәйданчыгы ачылды, икенчесе-"Акчарлак" йөзү бассейны территориясендә.

Сәгать иртәнге тугызлар булуга карамастан һәр ике мәйданчыкта да җанлы мохит хөкем сөрә иде. Яше-карты, бала-чагасы, оешма, предприятие хезмәткәрләре, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлек әгъзалары, "Яшь Гвардиячеләр" хәрәкетенең активчылары- барысы да тантанага җыелган.

-Район буенча мондый җиде спорт мәйданчыгы төзү планлаштырылган. Моннан тыш, район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан күп кенә башка эшләр дә башкарыла: мәктәпләр төзекләндерелә, балалар бакчасы төзелә һ.б. Бүгенге чара да шуларның бер өлеше. Әлеге күпфункцияле спорт мәйданчыклары үз нәтиҗәләрен бирер һәм район данын яклаучы берничә буын спортчылар тәрбияләр дип ышанасы килә. Әлеге объектлар яшьләрнең генә түгел, гаилә белән ял итү урыннарына да әверелсен иде. Хәзер инде без чемпионнар көтәбез,-диде район башлыгы Александр Шадриков.

-Статистика буенча, республикада 1 миллионнан артык кеше спорт белән шөгыльләнә, бу республикада яшәүчеләрнең гомуми саныннан 29 процентны тәшкил итә. Республика әкренләп спорт башкаласына әверелә бара. Соңгы елларда гына 26 зур спорт объектлары сафка басты, аларның барысы да югары уку йортларына тапшырылды. Барысында да төрле дәрәҗәдәге спорт уеннары уза, яңа чемпионнар үсә. Әлеге спорт мәйданчыклары да бу юнәлеш буенча старт урыннарына әверелсен һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар икеләтә артсын иде. Уңышлар һәм сәламәтлек сезгә,-диде Рәшит Гафиятуллин.

Чүпрәлеләр адресына бәйрәм котлауларын Шакир Ягудин һәм Ринат Гайзатуллин да ирештерделәр.

-Чүпрәле районына агымдагы елда төрле социаль проетларны ашыру өчен республика бюджетыннан 380 миллион сум акча бүлеп бирелгән, 500 миллионнан артык сум сарыф ителгән. Районда яңа төзелешләр алып барылуын, аның үсүен күрү куанычлы һәм бу соңгысы булмас. Татарстан Дәүләт Советына кандидат буларак миңа киләчәктәге эшләр планы исемлеген дә тәкдим иттеләр. Анда бик күп эшләр язылган. Хыяллар чынга аша, диләр. Бу шулай булсын да, -диде Ринат Гайзатуллин.

Спорт мәйданчыклапрының тантаналы мизгелләре:баскетбол челтәренә тупны кертү вазифасы, балачактан инвалид Владимир Волковка һәм Татьяна Фаизовага, икенчесендә-тупны уенга кертү-яшьләр футбол командасы капкачысы Илсаф Хәйруллинга тапшырылды.

Бөтенроссия Физкультурачы көне кысаларында районның иң әйбәт спортчысы, егетләр арасында -Айназ Залялов, кызлар аравсында-Алина Большакова, иң әйбәт тренер -Сергей Еремеев, спорт белән шөгыльләнүче иң әйбәт учреждение-Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумы һәм иң әйбәт физкультура укытучысы- 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән-Рәзил Сәлимҗанов билгеләнде. Шулай ук, район, республика спорт уеннарында әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар бүләкләнде.

Әмма моның белән генә бәйрәм тәмамланмады. Бу көнне спорт мәйданчыкларында мини-футбол, волейбол, баскетбол ярышлары гөрләде, теләгәннәр дартс, теннис уеннарында катнаша алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт мәйданчыклары