Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә "Өченче буын" республика Спартакиада ярышлары старт алды

Бүген Чүпрәле пенсионерлары арасында "Өченче буын" респблика Спартакиадасының муниципаль сайлап алу этабы старт алды. Анда барлыгы 50гә якын өлкән кеше катнашты.

Чараны ачуда район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм пенсия фондының райондагы бүлек башлыгы Илмир Измайлов катнашты.

-Һәр кешенең тормышында спорт мөһим урынны алып торырга тиеш, аеруча өлкәннәр турында сүз алып барганда. Үз тормышыңны олыгайгач та файдалы итеп алып барырга һәм үзгәртергә мөмкин. Әлбәттә, мондый чаралар традицион төс алып, анда тагын да күбрәк өлкәннәребез катнашса, бик әйбәт булыр иде,-диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Спортчыларның бәйрәм дәвамында күзләре ялкынланып, әледән-әле җиңүгә омтылыш хисләре ташып торды. Шулай булмый мөмкин дә түгел, кайбер нәтиҗәләрне барлаганнан соң, аларга хәтта яшьләр дә кызыгырлык иде.

РФ пенсионерлар союзының җирле бүлеге рәисе Дамир Алимов әйтүенчә, мондый төр Спартакиада спорт уеннары бик кирәк, чөнки өлкән буын вәкилләре арасында да сәламәт тормыш рәвеше алып баруга хирыс булган спортчылар җитәрлек. Моның шулай икәнлеген, спорт уеннары була дигәч, өлкән чүпрәлеләрнең берсе дә "мин катнашмыйм" дип әйтмәүләре тора. Киресенчә, өлкән буын вәкилләре үзләренә игътибар булуга шатланалар һәм нигә дә булса сәләтле булуларын күрсәтергә тырышалар. Бу бик тә әйбәт, чөнки кешенең рухи омтылышы көчле икән, аның яшәргә теләге бар һәм картаерга вакыты да калмый.

Пенсионерларның үзләре әйтүенчә, бүген алар, хәтта, биш елга яшәргән сыман да булдылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Алар арасында иң актив катнашучы Фирүзә Хәйретдинова һәм иң өлкәне Мөнир Насретдинов билгеләнде. Чара ахырында Спартакиадада катнашучылар өчен чәй табыны әзерләнде.

Һичшиксез, Спартакида янә бер тапкыр спорт өчен яшьнең комачау булмавын искәртте. Ярышта катнашучыларның һәммәсе җиңүче һәм яшь буынга үрнәк булып тора.

Галина Матросова:

-Мин тормышымны спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Булсын ул кышын, җәен, барлык спорт чараларында да катнашырга вакыт табам. Спорт бердән гомерне озынайтса, икенчедән сәламәтлек өсти. Үземнең яшьтәшләремне дә буыннар каткан инде дип сызланып ятканчы, спорт белән шөгыльләнергә чакырам.

Җиңел атлетика

Йөгерү

Ир-атлар-дистанция 400 м.
1 урын - Җәүдәт Мөдәррисов.

Хатын-кызлар - дистанция 200 м.

1 урын - Галина Матросова

Дартс

Ир-атлар

1 урын- Дамир Алимов

Хатын-кызлар

1 урын - Галина Матросова

Теннис

Ир-атлар

1 урын - Альберт Яхиев

Йөзү 25 метр

Ир-атлар

1 урын - Җәүдәт Хамдиев

Хатын-кызлар

1 урын - Фәния Айзатуллова

Шахмат

Ир-атлар

1 урын-Вячеслав Матвеев

Хатын-кызлар

1 урын- Шамиля Федорова

Ату

Ир-атлар

1 урын-Николай Кузьмин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: