Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә Олимпиада көне узды

Стадионда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт Гимнары яңгырый. Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов муниципаль район башлыгы исеменнән барлык спортчыларны һәм җанатарларны әлеге бәйрәм белән котлады.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең- 70 һәм Мәскүдә үткән XXII Олимпиада уеннарының 35 еллыгы уңаеннан XXVI Олимпия көне кысаларында оештырылган спорт ярышлары шулай башланып китте. http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6884-vserossiski-olimpiski-den-otmetili-v-droghghanom.html Ул көнне "Акчарлак" йөзү бассейны артындагы универсаль спорт мәйданчыкларында район авылларыннан килгән командалар мини- футбол һәм баскетбол буенча көч сынаштылар. ГТО нормативларын тапшыручылар да булды. Һава температурасы 35 градус эссе булуга да карамастан, спортчылар бик җитезлек күрсәтеп уйнадылар. Баскетбол буенча барлык көндәшләрен отып Алешкин- Саплык авылы егетләре беренче урынны яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Матак һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәпләре командалары бүлеште. Алешкин- Саплык авылыннан- Илмир Хөснетдинов, Матактан- Алексей Шингарев һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбеннән Раиль Айнетдинов иң яхшы уенчы булдылар. Баскетбол буенча федерация филиалы җитәкчесе Алмаз Вәлиуллов җиңүче командаларга һәм иң яхшы уенчыларга ихлас күңелдән яңа җиңүләр теләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Футбол уеннарында катнашкан җиде команда арасында Задур авылы спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче урынны Иске Чүпрәле футболчылары яулады һәм өченче урынга Чуваш Чүпрәлесе спорчылары чыкты. Чуваш Чүпрәлесеннән- Павел Алеев, Иске Чүпрәледән- Илназ Вәлиуллов һәм Задурдан Илдус Насыров иң яхшы спортчылар исемлегенә керделәр. Барлык призерларга кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Рәсемдә: бүләк алулары әй рәхәт тә соң. Рәсемнәрне http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6887-vserossiski-olimpiski-den-v-droghghanom.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпиада көне