Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә иң яхшы чаңгычылар барланды

Кар аз дип тормадылар, Яңа Уби урта мәктәбе базасында район яшүсмерләре чаңгыда ярышты.

Әйтергә кирәк, быелгы сезонда мондый ярышлар беренче мәртәбә генә үткәрелде. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Николай Хрисановның әйтүенә караганда, әлеге ярышларда иң югары күрсәткечкә ирешеп җиңү яулаган спортчылар республикабызның Зәй шәһәрендә узачак ярышларда районыбыз данын яклаячак икән. 1996-97 елларда туган яшүсмерләр арасында биш километрлы дистанцияне иң җитез үтеп Чуваш Чүпрәлесе егете Николай Марков беренче урынны яулады, икенче һәм өченче урыннарны шушы ук авыл спортчысы Дмитрий Волков һәм Хорновар- Шигали авылыннан Василий Семенов бүлеште. Әлеге дистанциядә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 14- 15 яшьлек яшүсмерләрдән Владимир Спиридонов (Яңа Уби) беренче булды. Кызлардан Надежда Павлова (Уби), Карина Иванова (Хорновар-Шигали), Юлия Фуражкина һәм Мария Ефимова (икесе дә Яңа Убидан) үзләрен оста спортчылар итеп күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгычылар ярышы