Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә иң көчле шахматчылар билгеле булды

Соңгы елларда спортның башка төрләре кебек үк шахматка да игътибар нык артты. Спорт елы кысаларында берничә мәртәбә район турнирлары үткәрелде. Балалар һәм яшүсмерләр арасында шахматның популярлаша баруы аеруча куанычлы.

Шахмат буенча чираттагы турнир "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында үтте. Ул көнне Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе спорт залына уннан артык команда килгән иде. Алар арасында оешма, белем бирү учреждениеләре һәм авыл җирлекләре гроссмейстерлары бар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов белән шахмат буенча район федерациясе җитәкчесе, үзәк хастаханәнең баш табибы Илмас Шиһабетдинов тәбрикләде. Турнирны да муниципаль район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге һәм шахмат буенча район федерациясе оештырды. Әйтергә кирәк, шахмат буенча командалар ярышы районда беренче мәртәбә үтткәрелде. Команда составында ике уенчы- бер хатын- кыз һәм бер ир- ат булырга тиеш иде. Озакка сузылган киеренке ярышлардан соң баллар буенча тармаклы технологияләр техникумы командасы беренче урынга чыкты, гадәттән тыш хәлләр һәм балалар спорт мәктәбе гроссмейстерлары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Авыл җирлекләре арасында Яңа Элмәле спортчыларына тиңнәр булмады. Хорновар- Шигали һәм Шланга шахматчылары икенче һәм өченче урынны яулады. Барлык призерларга Мактау грамоталары һәм кубоклар тапшырылды. Хатын- кызлардан Розалия Якупова (Шланга), Марьяна Михайлова (Хорновар- Шигали), Светлана Головина (Яңа Элмәле), Светлана Яковлева (техникум), Татьяна Хрисанова (гадәттән тыш хәлләр хезмәте), Алиса Ефимова (балалар спорт мәктәбе) һәм Айгөл Шәрипова (Иске Чүпрәле); ир- егетләрдән Булат Мөшәрәпов (Шланга), Александр Никифоров (Хорновар- Шигали), Геннадий Карсаков (Яңа Элмәле), Юрий Васильев (үзәк хастаханә табибы) һәм Рәмис Фәйзов (гадәттән тыш хәлләр хезмәте) матур уен күрсәттеләр. -Әлеге спорт төре белән мавыгу балалар өчен бигрәк тә файдалы, шахмат уены фикерне тупларга, игътибарны арттырыр­га, дөрес анализ ясарга өйрәтә. Өлкәннәргә дә аның файдасы зур. Фикер йөртү сәләтен тонуста тотарга ярдәм итә, хәтерне ныгыта,- ди баш табиб Илмас Илалович.

Реклама

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/7872-v-droghghanom-opredelilis-silnie-komandi-po-chahmatam.html адресы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат