Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә хоккейны үстерү турында сөйләштеләр

Элек еллардан ук авыллардагы инеш-елга өсләренә боз катарга өлгерми, ир-малайлар шунда тизрәк хоккей уйнарга ашыга иде. Дөрес соңгы елларда әлеге спорт төренә игътибар тагын да артып, кайбер авылларда яшьләребез өчен махсус мәйданчыклар булдырылды.

Районда хоккейны үстерү максатын алга куймыйча уңышларга ирешеп булмый. Район башлыгы Александр Шадриков әнә шулай әлеге спор төрен ныгыту, шулай ук хоккейчыларның осталыгын күтәрү мәсьәләләрен алгы планга куя.

Райондагы 2015 -Спорт елы кысаларында спорт төрләре буенча федерацияләр булдырылды. Хоккей буенча федерация президенты итеп Борындык элеваторы директоры Васил Салихов билгеләнде.

Хоккей спортындагы проблемаларны хәл итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән киңәшмәдә Васил Салихов район оешмалары арасында федерация Кубогына турнир оештыру тәкъдиме белән чыкты. Моңа бәйле рәвештә беренчел бурычлар алгы планга куелды, нәтиҗәле эш бару өчен тренерлык кадрларының җитешмәве, формаларның иске булуы турында сөйләшү алып барылды.

Шул ук вакытта, районда хоккей спортына кызыксыну көчле. Бүгенге көндә район авылларында дүрт ачык хоккей тартмачыклары бар. Иске Шәйморза авылында мондый тартмачыкны Әбдриев исемендәге "Шәйморза" хуҗалыгы ясарга ярдәм иткән.

Яшьләребез дә сынатмый. Әйтик, укучылар арасындагы X республика Спартакиадачсында 1998-200 елда туган кызларыбыз бишенче урынны яулады (тренер Бушуев А.Н), зонара ярышларда егетләребез икенче урын алдылар һ.б.

Район башлыгы Александр Шадриков спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән мәктәпләр базасында өстәмә өч хоккей тартмачыгы булдыру кирәклеген ассызыклады.

-Безнең төп бурыч, яшь буында спортка, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга карата мәхәббәт тәрбияләү,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей