Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә җиде спорт мәйданчы ачыла

Балалар компьютер артында утыра хәзер дисәк тә, җәй көннәрендә компьютерлар бушап тора азрак. Безнең урам малайларын да бу чорда урамда еш күрәм. Я футбол уйныйлар, я волейбол. Бу уеннар мәйданчыгы булып аларга әлегә буш торган урын хезмәт итә иде. Әмма быел күршеләр әлеге мәйданнан колак какты, әлеге урынның хуҗалары йорт...

-Апа, бу безнең янда төзелә торган спорт мәйданчыгының ишекләре кичен ачык булырмы икән? -дип сүз катты ул.

Аңладым инде, "Акчарлак" йөзү бассейны янындагы мәйданчык турында соравы. Күпләрне кызыктырырлык итеп төзелеп килә шул ул. Сазлыкны киптереп, әрәмәлекне чистартып, яшел үлән дә чәчеп куйдылар, шунда ук балалар бакчасы да. Бу көннәрдә генә шундый ук челтәр эченә спорт җайланмалары да урнаштардылар кебек, шулай күренде. Чөнки сүз дә булган иде җимереп булмый торган (антивандальный) спорт җиһазлары булачак анда дип.

Күрше егетенең соравын җавапсыз калдырып булмый бит инде, сорашырга тотынган идек тә, менә нәрсәләрне белдек.

Соңгы елларда Татарстан күләмендә, шул исәптән безнең районда да, спорт мәйданчыклары төзү, спорт залларын ремонтлау һәм аларны яңа жиһазлар белән тәэмин итү актив төс алды. Беләсездер, күптән түгел генә йөзү бассейны эшли башлаган иде. Һәм, халыкның игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан, мондый инициатива белән "Бердәм Россия" партиясе чыкканыннан да хәбәрдарсыздыр. Хәзерге вакытта да районда тугыз миллион чамасы сумны тәшкил иткән җиде спорт мәйданчыгы төзелә. Бишесе (Ильназны кызыксындырганы шуларның берсе) район үзәгендә булса, калган икесе Алешкин-Саплык һәм Кече Чынлы авылында урын алачак. Заманча итеп эшләнә бу мәйданчыклар, чирәменә кадәр чит илнекен җәяләр. Билгеле, һәркемне кызыктырырлык. Монда минифутбол, теннис, волейбол уйнап булачак икән. Уен өчен кирәк җиһазлар инде урнаштырылган, чирәме дә шул көннәрдә җәеләчәк. 9 августка ачылачак, дип вәгъдә итә район җитәкчелеге.

9 август-Физкультурачылар көне. Безнең якның да күренекле спорт мастерлары, көрәшчеләре бар һәм булган бит. Спорт белән ныклап торып шөгыльләнергә мөмкинлек биргән мондый мәйданчыклар тагын да шундый, үзебездән чыккан, спорт мастерларының исемнәрен барларга ярдәм итәр, бәлкем. Һәрхәлдә, бүгенгесе куанычлы әле аның: Ильназ, Нәфис кебек үсеп килүче, тиктормас егетләргә спорт белән шөгыльләнергә урын була. Күршемнең соравын да ачыкладым-кичен дә ачык булачак, диделәр.

-Файдалануга тапшырылганнан соң мәйданчыклар авыл җирлекләре Советлары балансында булачак,-диде районның архитектура һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе Радик Баһаветдинов.

Димәк ки, теләгән кеше мәйданчыкка килә алырлык мөмкинлекне дә авыл җирлеге тудырачак. Билгеле вакытларда, әлбәттә. Җәен, кичке 23.00 сәгатьтән соң балигъ булмаганнарга урамда күзәтүчесез калырга ярамаганлыгын да онытмыйк.

Реклама

Лилия Шәрәфетдинова:

-Балалар шатлана инде. Хәрәкәтләнүләре - сәламәтлек бит. Әлеге мөмкинлекне тудырачак спорт мәйданчыгы төзелүгә без дә бармак аша гына карамыйбыз. Балаңа әйбәт булганда, әти-әни икеләтә бәхетле. Тизрәк ачылсын иде инде.

Нина Долгова:

-Шәһәргә барган идем, олысының-кечесенең триколарын киеп алып, махсус урыннарда йөгерүләрен, спорт белән шөгыльләнүләрен күреп кайттым. Авыл баласына өлкәннәр башка эшләрне күбрәк куша: печән чаптыра, кипкәнен өйдертә, мал-туар карата. Без күпкатлы йортларда яшибез, әллә куанычка, әллә кызганычка, балаларның да, әти-әниләрнең дә андый мәшәкате юк. Шуның өчен дә мондый спорт мәйданчыгы әллә кайчан кирәк иде инде. Тибелгән тупның кемнеңдер тәрәзә пыяласын коеп төшерүдән дә куркып торасы юк...

Гелинә Исланова:

-Сәламәт буласың килсә-спорт белән шөгыльлән, диләр. Чүпрәледә бассейн ачылгач та күпләр "анда кем генә йөрер икән", дип шикләнеп караган иде. Күнеп китте бит халык. Хәтта Нагаткинодан кадәр дә киләләр дип сөйләделәр. Бәлки, мәйданчык белән дә шулай булыр, балалар гына түгел, урта яшьләрдәгеләр дә анда үзләренең сәламәтлеген ныгытыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спарт мәйданчыклары