Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә укучылар арасында армспорт ярышлары узды

Чүпрәледә белем бирү учреждениесе һәм тармакара технологияләр техникумында белем алучы укучылар арасында армспорт буенча ярышлар узды. Чарада 80 кг кадәр һәм аннан да югары авырлыктагы 150 гә якын укучы катнашты.

Ярышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов каршы алып, уңышлар теләде.

Әйтергә кирәк, армспорт төре соңгы елларда район күләмендә үткәрелүче спорт чаралары арасында популяр төс ала бара. һәм анда ир-егетләр генә түгел, ә кызлар да бик теләп катнаша.
Катнашучыларның үзләре дә әйтүенчә, әлеге спорт төре бернинди финанс чыгымнар да таләп итми, бары тик теләк кенә кирәк.

Яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлегенең җитәкчесе Фәрит Әхмәтов та бу спорт төрендә үз энтузиастлары барлыкка килүен әйтә һәм ел саен алар әлеге ярышларда катнашып, әйбәт нәтиҗәләр күрсәтәләр, ди. Әйтик, кызлар арасында бертуган Якуповалар шундыйлардан. Быелгы чарада да алар икесе дә үз үлчәү авырлыкларында беренче урыннарны алдылар.

Судьялар шәхси нәтиҗәләр белән беррәттән командалар арасында да җиңүчеләрне билгеләделәр. Ир-егетләр арасында беренче урыннарны -Радик Әхмәтов, Л. Семёнов, Айдар Мухтаров, Айдар Хисмәтов, Раил Салимҗанов, Илфат Аббазов, Фәнис Салахетдинов. Кызлар арасында- Рузалия Якупова, Гузәл Хуҗиева, Рузиля Камкаева, Разиля Хөсаенова, Рузиля Якупова, Лилия Нуртдинова.

Кызлар арасындагы команда җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын- Шланга урта мәктәбе, 2 урын- Иске Кәкерле, 3 урын-2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе. Ир-егетләр арасында: 1 урын -1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, 2 урын-Шланга, 3 урын-Иске Кәкерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армспорт