Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле теннисчылары республика финалына чыкты

7 декабрь, якшәмбе көнне Тәтеш шәһәренең "Барс" сәламәтләндерү комплексында, республиканың Иделаръягына кергән районнардагы һөнәри техник белем бирү учреждениеләре укучылары арасында, өстәл теннисы буенча II спартакиада кысаларында ярышлар булып үтте.

Анда безнең район данын Чүпрәле тармаклы технологияләр техникумы командасы яклады. "Кайбер командаларда разрядлы уенчылар булуга да карамастан, спортчыларыбыздан- Елена Медведева, Алевтина Абязова, Вера Юркина, Фәнил Шәкуров, Владислав Ермолаев, Сергей һәм Анатолий Васильевлар һәр уенда бик җитез булдылар. Өстәл хуҗалары- тәтешлеләргә генә оттырып икенче урынны яуладылар. Өченче урынга Буа медицина көллияте командасы лаек булды. 20 декабрьдә безнең спортчыларны Казанда үтәчәк республика финал ярышлары көтә",- ди техникумның физик тәрбия укытучысы Илфак Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теннис уеннары