Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле пенсионерлары Спартакиадада беренче унлыкта

Үткән якшәмбе Казанда дүртенче мәртәбә "Өченче буын" республика Спартакиадасы узды.

Әлеге чарада районнан да бертөркем актив пенсионерларыбыз, пенсионерлар союзының җыелма командасы көч сынашты. Шахмат буенча Шамиля Федорова, Юрий Васильев, җиңел атлетикада Җәүдәт Мөдәррисов, Галина Матросова, өстәл теннисы буенча Альфред Яхиев, Валентина Кузнецова, йөзүдә Җ.Хамдиев, Фәния Айзятуллова, мылтыктан атуда Роза Насыйбуллина, Вагиз Сатдинов, эстафета ярышларында Мөнир Насретдинов уңышлы чыгышлар ясап, республика командалары арасында беренче унлыкка керделәр. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә мондый төр ярышларда катнашуда көч-куәт һәм исәнлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада