Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле өлкәннәренә табиб-терапевт дәрес укыды

Өлкәннәргә карата игътибар елдан- ел арта бара. Аларга яшәү өчен тиешле уңайлыклар тудыру һәм һәм көндәлек тормышларын җиңеләйтү максатыннан дәүләт тарафыннан да зур кайгыртучанлык күрелә. Район җитәкчелеге дә бу юнәлештә шактый эшләр башкара.

Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов өлкәннәр белән эшләүне күпкырлы һәм файдалы итеп оештырырга тырыша. -Иң мөһиме алар үзләренә карата игътибар булуны тойсыннар иде. Елга бер була торган Өлкәннәр көнендә, йә булмаса декадада аларга җылы сүзләр әйтү белән генә чикләнү һич тә дөрес түгел. Аларга көндәлек игътибар кирәк. Өлкән кешенең табигате бик гади бит, ул кечкенә генә генә бер гамәлгә дә чын күңелдән шатлана, канәгать була. Алар өчен шушы бер игътибарның булуы җитә дә кебек. Ә ул алай гына булмасын иде,- ди Дамир Дәүләтша улы.

Реклама

Соңгы елларда район өлкәннәре өчен төрле социаль программалар эшли. Хәзер аларны төрле спорт секцияләрендә, бассейнда, саунда күрергә була. Алар өчен күп төрле ярышлар уздырыла. Туган төбәкне өйрәнү дәресләре үткәрелә. Әйтергә кирәк, мондый чараларда катнашучы пенсионерларның да активлыгы елдан- ел арта бара. әле шушы көннәрдә генә өлкәннәр алдында район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, табиб- терапевт Илгизәр Хөснетдинов "Йөрәк- кан тамырлары авырулары һәм аларны булдырмау өчен профилактик чаралар күрү" турында бик мавыктыргыч лекция укыды. Бу тема пенсионерлар өчен бик актуаль. Тәҗрибәле табибка сораулар да күп булды. Чөнки әлеге чир белән интегүче кешеләрнең саны арта гына бара. Илгизәр Рөстәмович ничек дөрес тукланырга, көндәллек режимны ничек сакларга һәм тулы энергия белән шат күңелле яшәү өчен үз- үзеңне ничек тәрбияләргә кирәкллеге турында да бик аңлаешлы фикерләр һәм тәкъдимнәр әйтте. Өлкәннәр университетындагы әлеге дәрес "Пенсионерларның сәламәтлеге. Үз- үзеңә ярдәм күрсәтү нигезләре" курсына багышланды. Өлкәннәр өчен файдалы лекция укырга вакыт тапканнары өчен табиб Илгизәр Хөснетдиновка залда утыручылар исеменнән Дамир Алимов ихлас рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар

2
X