Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле өлкәннәре спартакиадада ярышты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Татарстан Республикасында Бөтенроссия физкультура- спорт комплексын (ГТО) кертүгә багышлап, башкалабыз Казан шәһәрендә республика пенсионерлары арасында "Өченче буын" спартакиадасы уздырылган иде.

Әлеге чара Физик культура һәм спорт комитеты белән "Россия пенсионерлар берлеге" җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Анда республиканың һәр районыннан командалар килгән иде. Ярышларның шарты буенча ир-атларның яше - 60, хатын- кызларныкы 55 яшьтән азрак булмаска тиеш иде. Шулай итеп, өлкәннәр - җиңел атлетика, дартс, өстәл теннисы, шахмат, йөзү, катнаш эстафетада көчләрен сынады. Безнең район данын 12 кешедән торган команда яклады. Аерым спортчыларыбыз яхшы нәтиҗәләргә дә ирештеләр. Шахмат буенча- Шамилә Федорова, атуда- Расих Вильданов, җиңел атлетика- Эльмира Айметдинова һәм йөзү буенча Җәүдәт Хамдиев үзләренең җитез спортчы булуларын расладылар. Гомуми күрсәткечләр буенча без җиденче урынны яуладык. Командабызны спорт киемнәре белән тәэмин итүдә һәм ярышларга баруда матди ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Александр Шадриковка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: республика пенсионерлары арасында “Өченче буын” спартакиадасы