Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәлеләр диспансерлаштыру үтә

Агымдагы елда районда 4013 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш. Бүгенге көнгә аларның 2800е сәламәтлеген тикшерткән.

Район үзәк хастаханәсендә билгеле бер яшь төркеменә караучы (21 яшьтән алып +3 ел саен) затларның сәламәтлеген тикшерү бүгенге көндә дә дәвам итә. Диспансерлаштыру инвалидлыкка китерүче һәм кешенең вакытыннан алда вафат булуын кисәтү өчен инфекцияле булмаган хроник авыруларны иртә срокларда ачыклауны, авыру ачыкланган очракта кирәкле булган профилактик, дәвалау, реабилитация һәм сәламәтләндерү чараларын куллануны үз эченә ала.

-Гадәттә, безнең халык табибка берәр җире авырта, борчый башлагач кына мөрәҗәгатъ итә, -дип сөйли район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Илгизәр Хөснетдинов. -Ә диспансерлаштыру кеше организмында барган яшерен чирләрне үзвакытында ачыклау, авыру табылган очракта тиешле дәвалау чараларын үткәрүгә мөмкинлек бирә.

Хастаханәдә диспансерлаштыру үткәрү өчен бөтен шартлар да бар, җиһаз-маммографны Казаннан китертәләр.

Табиб сүзләренә караганда, район халкын ирекле рәвештә хастаханәгә китерү авыр, аеруча хезмәт кешеләрен.

Реклама

Диспансерлаштыру ике этапта уза. Беренче килүдә тикшерү якынча 3-6 сәгать (яшькә карап, тикшерүләр күләме төрле булырга мөмкин) дәвам итә. Бер көннән алып, атнага якын вакыттан соң (анализларның әзерлегенә карап) тикшерү үтүче участок табибына килә.

Алынган анализ нәтиҗә-ләре буенча икенче этап диспансерлаштыру кирәкме-юкмы икәне билгеле була. Әйтик, нинди дә булса хроник, йогышлы авыруга шик туганда, яисә йөрәк-кан тамырлары авыруы янаганда, табиб өстәмә медицина тикшерүләренә җибәрәчәк.

Диспансерлаштырганда табиблар сөт бизләре шеше, хатын-кызларның җенес органнары, мәни бизе, юан эчәклек һәм үпкәләрдә яман шешне, шулай ук күз, кан әйләнеше, эндокрин система, ашкайнату органнары авыруларын ачыклый.

-Өч елга бер тапкыр булса да, табибка күренеп кайтыр өчен вакыт табу авыр түгел, минемчә. Кирәкле тикшерүләрне үтеп, күпме күңелсезлекләрне урап узарга, бәладән котылырга мөмкин. Шуңа күрә, район халкын әлеге мәсьәләгә җаваплы карарга, вакытында диспансерлаштыру узарга чакырам,-ди Илгизәр Хөснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined