Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Шлангада “Төнге дозор”

"Төнге дозор" - ул интеллектуаль уен. Әлеге уенда катнашучылар өчен тиз уйлау, хәрәкәт итү төп принцип булып тора. Чөнки уен табышмаклар, ребуслар һәм башваткычлардан тора.

Күптән түгел ул Шланга авылында булып үтте. Уен Чүпрәле Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдеев инициативасы белән оештырылды.

Иң элек җидешәр кешедән торган өч команда оешты. Әйтергә кирәк, уен кызыклы мәгълүматларга бай иде. Биремнәрдә безнең авылда урнашкан бер адрес яшерелде. Тиз арада бирем аша шушы адресны табып, анда барып җитеп, сөйләшенгән урыннан хикмәтле кодны табарга кирәк. Бары шуннан соң гына киләсе биремне чишәргә рөхсәт бирелә. Ә биремнәр җиңелләрдән түгел!

Беренче барып җитү өчен авыл урамнарын белү дә, башваткычны тиз чишү дә сорала.

Әмма безнең авыл яшьләре бер дә сынатмадылар, алар бөтен биремнәрне дә төгәл, дөрес үтәделәр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр hәм Грамоталар тапшырылды. Соңыннан авыл яшьләре өчен авыл мәдәният йортында тематик дискотека булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аграр яшьләр берләшмәсе