Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Шыгырданнан җиңү белән

Милли-мәдәни тормышта шактый алга киткән Шыгырдан авылында быел Бөтенроссия ат спорты ярышлары үтте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән Ульяновск шәһәренең җирле "Сембер" хәйрия фонды оештырды.

Ул көнне меңләгән тамашачы ипподромда ат ярышларын күзәтсә, татар-башкорт милли көрәшен яратучыларны спорт залы үзенә чакырды. Әйтергә кирәк, Чувашия Республикасының Батыр районы элек елларда да үзенең келәм осталары белән дан тота иде. Ул матур традиция буыннардан-буынга күчеп бүген дә шушы килеш саклана. Биредә ел әйләнәсе берничә турнир үткәрелә, анда тирә-күрше районнардан һәм республикалардан да спортчылар чакырыла. Ат ярышлары үтәчәк көнне дә бирегә 12 командада 200 гә якын көрәшче килгән иде. Келәм хуҗаларыннан тыш биредә Татарстанның Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле районнары һәм Ульяновск шәһәре көрәшчеләре дә бил алышты. Ярышларга Казан, Чабаксар һәм Ульяновскидан килгән спорт осталары, халыкара класслы судьялар хөкемдарлык итте. Тугыз үлчәү авырлыгында барган ярышларда Кече Чынлы авылы командасыннан өч спортчы чыгыш ясады. Шунысы аеруча куанычлы, 80 килограммга кадәр авырлыкта бил алышкан Айдар Мохтәров барлык көндәшләрен отып, беренче урынга лаек булды. Шул ук командадан 45 һәм 50 килограмм авырлыкта көрәшүче Раиль Айнетдинов һәм Наиль Низамов икенче урынны яулады.

-Тәҗрибәле хөкемдарлар да Айдарның көрәш алымнарын яратып күзәттеләр. Киләчәктә аның тагын да зур келәмнәрдә күркәм җиңүләр яулавына шигем юк,-ди команда тренеры Радик Низамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек