Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чаңгычыларыбыз беренче унлыкта

Пенсионерларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм ял вакытларын файдалы оештыру максатыннан пенсионерлар союзының җирле бүлекчәләре күп төрле чаралар оештыра. Аларның күбесе зона һәм республика күләмендә дә үткәрелә.

"Татарстан чаңгы юлы-2013" дип аталган ярышларда да быел пенсионерлар зур активлык күрсәттеләр. Димәк, өлкәннәребез сәламәт яшәүне үз итә, актив тормыш белән яши. Өч километрлы арада иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Җәүдәт Мөдәррисов һәм Галина Матросова Яшел Үзән шәһәрендә үтәчәк республика ярышларына юллама алганнар иде. 15 февраль көнне якташларыбыз "Маяк" спорт комплексында узган ярышта җитезлекләрен сынадылар. Анда Татарстан буенча 37 районнан икешәр спортчыдан торган командалар катнашты.

Реклама

-Әлбәттә, анда бик көчле чаңгычылар да бар иде. Шулай да безнекеләр төшенкелеккә бирелмәде. Гомуми нәтиҗә буенча безнең команда беренче унлыкка керде. Сүз уңаенда, ярышта катнашуыбызны тәэмин иткән өчен район хакимиятенә һәм мәгариф бүлегенә рәхмәт әйтәсем килә,- ди пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт