Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Шахмат, теннис ярышларының җиңүчеләре

Шахмат һәм теннис кебек спорт төрләренең бер-берсенә бернинди бәйлелеге юк. Әмма соңгы елларда аларны бер көнне үткәрү традициясе күркәм төс алды.

Район турниры үткәрелгәнче һәр кустта әлеге спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелде. Шулай итеп, район ярышына иң-иңнәр җыелды дисәк тә була. Әлбәттә, теннис уены беренче тәмамланды. Сүз дә юк, шахмат буенча, вакыт күбрәк таләп ителә. Тенниска килгәндә, иң әйбәт спортчылар городищелылылар булып чыкты. Икенче урынга исә искечокалылар лаек булды, өченче урын Алешкин-Саплык командасына бирелде.

Шахмат буенча киеренке ярышларның берсе 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре арасында барды. Тренер Азат Кәримов җитәкчелегендәге "Ак ладья" командасы берничә еллардан бирле уңышлары белән сөендереп килә. Аның җитәкчелегендә башлангыч һәм югары сыйныф укучыларын күрергә була. Шулай да ярыш нәтиҗәләре буенча югарыда әйтелгән ике мәктәп укучылары җиңүчеләр итеп табылды. Икенче урын искешәйморзалыларга, өченче урын шлангалыларга һәм яңаэлмәлелеләргә бирелде. Һәр ике ярыш буенча да уеннарның дәвамы зонаара турнирларда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт