Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Шашка-шахмат турниры

Җәмгыятебездә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә. Район күләмендә үткәрелүче күп төрле спорт чаралары да шуның ачык мисалы.

Үткән атнада Иске Кәкерле авылында шашка-шахмат турниры булып үтте. Әлеге көнне авыл-ның яше-карты чара булачак бинага-авыл клубына җыелды.

Көн дәвамына сузылган ярышларда 60лап кеше катнашты. Яшүсмер кызлар арасында Илмира Иматдинова-I урынны, Энҗе Амерханова-II урынны, Айгөл Бигиева-III урынны, шахмат буенча: Айгөл Миначева-I, Айгөл Иматдинова-II урыннарны алдылар. Яшүсмер егетләр арасында шашкада: Ранис Фаткуллин-I, Нияз Салахов-II, Рәсим Фаткуллин-III, шахматта: Илдар Мистяхетдинов-I, Рәсим Фаткуллин-II, Ранис Фаткуллин-III урыннарны яуладылар. Ир-егетләр арасында үткән шашка ярышында Илназ Алиев-I, Нәгыйм Сабирҗанов-II, Наил Бигиев-III, шахматта: Кәнаф Шәрәфетдинов-I, Рияз Шәрипов-II, Илназ Алиев-III урыннарны яуладылар. Турнирда катнашучы өлкән яшьтәге кешеләрдән-81 яшьлек Канәф Шәрәфетдинов иде. Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов уенчыларны җиңүләре белән котлап, һәркайсына бүләкләр һәм Грамоталар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт