Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Булачак хәрбиләрнең зона ярышы Чүпрәледә узды

Татарстан Республикасының Иделаръягы зонасына кергән район командалары арасындагы спорт ярышлары Иске Чүпрәледә узды.

-Әлеге ярышларда 2014 елда хәрби хезмәткә барырга тиешле егетләр катнашты. Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларны спортка тарту һәм армиягә барырга тиешле егетләрнең никадәр әзерлекле булуларын ачыклау максат итеп куела,- ди муниципаль район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге җитәкчесе Фәрит Әхметов. Ул көнне иң көчле, иң җитез егетләр спортның берничә төрендә сыналды. Пневматик винтовкадан ату, "АК- 74" автоматын сүтеп җыю, 1000 метрлы дистанциядә узышу, гер күтәрү һәм канат тарту кебек ярышлар буенча имтихан тотарга туры килде аларга. Барлык нәтиҗәләр буенча Тәтеш командасы җиңүче дип танылды. Буа командасына бер балл гына оттырып, Чүпрәле данын яклаган күп тармаклы технологияләр техникумы командасы өченче урынны яулады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрбиләрнең зона ярышы